Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:00, 10.04.2024

Яшел Үзән районындагы «Татар авылы» этнографик музеенда янгын чыккан

10 апрель 2024  13:00

Гөлназ Хәбибуллина

8 апрель төнендә Яшел Үзән районының Исаково авылы янында урнашкан «Татар авылы» этнографик музее территориясендә янгын чыгуы билгеле булды.

«Татар авылы» - Татарстандагы бердәнбер этнографик музей. Чып-чын борынгы җил тегермәне, тимерче һәм чүлмәкче йорты, татар мунчасы белән татар миче, сиртмәле кое һәм таган булган музейны аның җитәкчесе Миңледамир абый Камалетдинов 2009 елда үз акчасына, үз куллары белән төзегән. Ачык һавадагы музей беркайчан да кунаклардан өзелеп тормый. Биредә Россиянең төрле шәһәрләреннән генә түгел, чит илләрдән килгән туристларны да еш очратырга була.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Яшел Үзән» хәбәрләре газетасы язуынча, янгын шәхси музей территориясендә урнашкан ике катлы бинада, ягъни ашаханәдә чыккан. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы булмаган. Янгынның гомуми мәйданы 108 кв.метр тәшкил иткән, зыян күрүчеләр юк. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр приборларының төзексезлеге һәм аларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип хәбәр итә газета.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ни булганлыгын белешү нияте белән, «Интертат» хәбәрчесе Миңледамир Камалетдиновның үзе белән дә элемтәгә кергән иде. Шөкер, күңелсез вакыйга музейның эшчәнлегенә зыян салмаган - бәйрәм көнендә «Туган авылым» күпләп кунаклар кабул итүен дәвам итә. Дамир абый безгә эшенең бик тыгыз икәнлеген, бүген көне буе диярлек экскурсияләрдә булачагын әйтте. Тик янгын турында сөйләргә теләмәде. «Янды, бетте, оныттык» - диде ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Миңледамир абый үзе Чувашиянең иң бай мишәр авылларының берсе Урмайныкы. Хәзер тагын бер данлыклы татар авылында - Каюм Насыйриның туган ягы Шырданда тора. Шуңа күрә янгын юкка чыгарган ашханәдә туристларны данлыклы Шырдан катыгы белән сыйлыйлар, балалар өчен кыстыбый пешерү буенча мастер-класслар да оештыралар иде.

«Татар авылым» комплексының ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә, әлеге музей дип янып яшәгән Миңледамир Камалетдиновка, бинаны яңадан сафка бастыру өчен ярдәм җыю игълан иткәннәр.

«Искиткеч кешеләргә изге бәйрәм алдыннан бәла килде. Анда була калсагыз, сүзегез һәм эшегез белән ярдәм итсәгез иде», – дип язалар төркемдә.

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.