Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:00, 10.04.2024

«Ул, безне яклап, батырларча һәлак булды»: Аксубайдан Илшат язмышы

Илшат Хәмидрахимов 1995 елда ТР Аксубай районы Мюд бистәсендә туган. Аның әнисе Резеда Шарапова башлангыч сыйныфлар педагогы, 33 ел буе Иске Мокша мәктәбендә эшләгән. Мәктәп директоры Раил Шәрәфетдинов искә алуынча, Илшат 11 ел дәвамында «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыган.

Балачактан ук Илшат хәрби булырга хыялланган, спорт белән мавыга: баскетбол, чаңгы, футбол, волейбол, җиңел атлетика. Баскетбол, волейбол, футбол буенча район җыелма командасы әгъзасы була. Республика ярышларында мәктәп өчен генә түгел, ә район өчен дә катнаша.

2013 елда капитан Илшат Хәмидрахимов Иске Мокша мәктәбенең баскетбол командасын «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүгә алып чыга. Шул ук елда Илшат Анапада күп төр ярыш (многоборье) буенча Бөтенроссия ярышларында катнаша.

Илшатның көчле рухы, нык холкы турында сыйныфташлары да сөйләде. Сыйныфта алар 24 кеше укыган. Алар барысы да берьюлы аның башкалардан үз максатына ирешүдә үзсүзлелеге белән аерылып торуын әйткән.

«Илшат мәктәптә спортчы булды, Сочида ярышларда чыгыш ясады, аннан медальләр алып кайтты. Без аның белән баскетбол уйный идек, Татарстан беренчелегендә Аксубай районы өчен чыгыш ясадык, ул безнең команда капитаны, яхшы уенчы иде», – дип сөйләде аның классташлары «Сельская новь» газетасына.

Хәрбинең әнисе Резеда Шәрәпова

Фото: © aksubayevo.ru

«Мәскәүдә Кызыл мәйданда 4 тапкыр Җиңү парадында катнаша»

2013 елда Иске Мокша урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Илшат Хәмидрахимов Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесына команда факультетына укырга керә. Мәскәүдә укыганда, 4 тапкыр Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша.

2018 елда уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәтне үтү өчен Ерак Көнчыгышка, аннары Сүриягә җибәрелә. Хезмәт вакытында Илшат Хәмидрахимов «Сүриядәге хәрби операциядә катнашканы өчен», «Халыкара терроризмга каршы көрәштә казанышлары өчен», «Сүрия Гарәп республикасында тынычлык урнаштыру миссиясендә катнашканы өчен», «Мәскәүдә хәрби парадта катнашканы өчен» медальләре белән бүләкләнә.

«Илшат ял итәргә кайткач, без очраштык. Ул һәркемне хәтерли иде, безгә сувенирлар алып кайта иде, әмма хәрби хезмәт турында әллә ни сөйләмәде. Чираттагы кайтуында Илшат өйләнүен хәбәр итте һәм безне хатыны белән таныштырды», – ди сыйныфташлары.

Махсус хәрби операция башлангач, Илшат алгы сызыкка җибәрелә. Анда ул мотоукчылар батальонының гранатомет взводы командиры булып хезмәт итә. Өйдә аны хатыны Вероника көтә.

2022 елның 19 маенда Илшат Хәмидрахимовка 27 яшь тулган булыр иде. Ул 2022 елның 14 апрелендә Донецк һәм Луганск халык республикаларын азат итү барышында хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак була.

Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин (ул әле һәлак булган командирның туганы да) хәрби кулыннан килгәннең барысын да эшләгәнен әйтә. Соңгы сулышына кадәр ул үз Ватанын яклый.

«Илшат минем эзләрем буенча офицер хезмәтен сайлады. Ул үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде», – ди ир.

Фото: © aksubayevo.ru

«Һәрвакыт батыр булды»

Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга озатырга авылдашлар, укытучылар, мәктәп укучылары, Казан югары танк команда училищесы курсантлары, руханилар җыелган. Илшатның сыйныфташлары да тулы составта килде.

Өлкән лейтенант Илшат Хәмидрахимов белән хушлашу аның туган Иске Мокша урта мәктәбендә узды.

Митингны ачып, район башлыгы Камил Гыйльманов мәктәп баскетбол командасын ничек бүләкләвен, команданың капитаны Илшат булуын искә төшерде.

«Кыска гомере эчендә Илшат күп нәрсәгә өлгерде. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итте, Сүриядә сугышты. Һәм махсус операция башлангач, беренчеләр рәтендә булды. Илшатның әти-әнисе һәм хатынының кайгысын уртаклашабыз. Ул азатлыкны яклап һәлак булды. Авыр кайгы килгәч, әти-әнисенә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт», – диде район башлыгы.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән хәрби комиссар Илшат Паймурзин гаиләнең кайгысын уртаклашты.

«Махсус хәрби операцияне башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен, өлкән лейтенант Хәмидрахимов Илшат Әхәт улы Дәүләт бүләгенә – «Батырлык» орденына – үлгәннән соң тәкъдим ителде», – дип хәбәр итте республика вәкиле.

Фото: © aksubayevo.ru

Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары (2022 елда – ТИ.), подполковник Сергей Иванов Илшат үзен чын ир-ат, чын хәрби, офицер итеп күрсәткәнен билгеләп үтте.

«Аллаһы Тәгалә билгеләгәнчә, Совет, рус солдаты вакыт-вакыт дөньяны һәртөрле явызлыктан чистарта. Илшат һәрвакыт нык, батырлык белән сугышкан. Хәрби бурычыбызны лаеклы үтәүче хәрбиләребезгә дан, азатлыгыбыз һәм бәйсезлегебез өчен һәлак булган сугышчыларыбызга – мәңгелек дан!» – дип әйтте ул.

«Ул, безне яклап, батырларча һәлак булды. Россия армиясенең батыр офицерын үстергән әти-әнисенә рәхмәт белдерәсем килә», – диде Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов.

Илшат истәлегенә икенче ел рәттән баскетбол турниры үткәрелә. Авылга Максим Ефимов һәм тренер Рәис Бикулов җитәкчелегендәге Аксубай районы җыелма командасы әгъзалары килә. Катнашучылар арасында Илшат Хәмидрахимов белән бер баскетбол командасында уйнаган егетләр дә бар.

Махсус хәрби операция (СВО) РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыруны да белдерә.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.