Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

02:00, 10.04.2024

Ир белән хатын аерылышкач, бергә алган ипотека ничек бүленә?

«Улым 3 ел элек хатыны белән бергә ипотекага 1 бүлмәле фатир алды. Ул аны үзенә рәсмиләштерде һәм түләде. 1 ел элек алар аерылышты, арендага алынган фатирларга күчтеләр. Ипотеканы элеккечә минем улым түли. 1 ай элек ул элеккеге хатыны белән ипотекага алган фатирны квартирантларга бирергә, аннан килгән акчаны ипотекага кертеп барырга булды. Ләкин хатыны каршы чыкты, аренда акчасын тигезләп бүлүне таләп итә. Аерылышкач, ипотекага алган фатирны ничек бүләргә?» – дигән сорау юллаганнар «Челнинские известия» газетасына.

Әлеге сорауга җавапны мирас һәм аерылышу эшләре буенча юрист Эвелина Пропустина биргән.

«Әгәр фатирда өлешләрне ир билгеләмәгән булса, беренче чиратта, ир белән хатын өлешләрен бүләргә кирәк. Аерылышкач ипотека түләүләрен улыгыз түләгән очракта, ул үзе түләгән түләүләрнең ½ өлешен элеккеге хатыныннан таләп итә ала», – дигән юрист.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.