Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:02, 09.04.2024

«Май аенда мобилизация булмаячак» – Картаполов

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов: «Бернинди шартларда да май аенда мобилизация булмаячак», – дип белдерде.

«Мобилизация – узган этап. Бездә кораллы көчләрнең хәзерге системасы махсус операция алдында торган барлык бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйли ул RTVI каналына.

Картаполов НАТО белән сугыш планлаштырылмавын да әйтте. «Алар (НАТО) безгә җиңәргә бирмибез дип әйтә, әмма бу – аларның проблемасы. Без барысын да Кораллы көчләрнең штаттагы саны белән эшләячәкбез», – ди депутат.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.