Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 09.04.2024

Гөлназ Асаева күкрәкләренә операция турында: «Иремә ошый икән, калганнары…»

Гөлназ Асаева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова сенсацион сорауларның берсе дип пластик операция турында сүз кузгатты.

– Күкрәкләрне яңадан эшләтәсеңме, юкмы?

- Беләсезме, бала тапканнан соң эшләтәсе килде инде ул. Имездем бит инде. Кыз вакыттагы кебек түгел. Сәхнәдә матурлык кирәк. Хәзер карыйм, бөтенесе эшләтә башлады, бөтенесенең бер ни инде. Юк, кирәкми минәйтәм. Ничек бар шулай калсын. Иремә ошый икән, калганнары… Сәхнәгә чыкканда берәр ничек матурларбыз әле, кысып булса да…

- Синең зарланырлык түгел инде. Синең ике яктан да, әтиең һәм әниең ягыннан да яхшы генетика. Рөстәм абый да карап кына торырлык, Лилия апа да чәчәк кебек. Монда синең борчылыр урын юк.

- Әйе шулай. Кирәкми, эшләтмим. Мин - мөселман бит, җавап та бирәсе бар. Кирәми андый-мондый нәрсәләр. Уйладым да, Миңа Аллаһ бер тапкыр «кирәкми» дип әйтте бит инде. Инде кереп яткач, анализлар начар килде дә, бу билгедер дип уйладым. Курыктым да, чыгып киттем. Әле бит монда бераз аркам ертылгач тектеләр. Үлә яздым авыртудан. Анда бит инде зур операция. Үз теләгем белән пычак астына яту кирәкми, дип саныйм.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.