Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:00, 09.04.2024

Орскида өе су астында калган Фәүзәнә апа: «Без хәзер бомжлар кебек, бернәрсәсез калдык»

Фәүзәнә һәм Алик Рәхмәтуллиннар гаиләсе су басканга кадәр

«Тавыклар үлгәннәрдер инде, җаныкайларым. Шуларны уйлыйм да, гел елыйм...»

Орск шәһәре – Оренбургтан 280 чакрым ераклыкта, Урал һәм Орь елгалары кушылган урындагы 189 мең кеше яшәгән шәһәр. Елганың югарырак агымында Ирекле сусаклагычы урнашкан һәм ул ташуны көйләргә мөмкинлек бирә. Әмма көннәр кисәк җылыту сәбәпле, су кисәк артып китте... Орск шәһәрен Урал елгасы ташудан саклау өчен төзегән дамба, көчле агымны чыдата алмыйча, җимерелде. Дамбадан ташып аккан салкын, пычрак су шәһәрнең яр буендагы урамнарын, йортларн басып китте. Алай гына да түгел, Оренбург өлкәсендәге бистә-авыллар да су астында калды. Оренбург шәһәрен дә су баса башлады. Өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде һәм халыкны эвакуацияләделәр.

Фәүзәнә Рәхмәтуллина ире белән Орск шәһәренең иске өлешендә – дамбадан ерак түгел, шәхси йортлары белән яши. Йортларын 35 ел элек салып чыккан булганнар. Су бу башлангач та, озакламый, йортларын һәм хуҗалыкларын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Бар да су астында калган: йорт-җиһазлар да, мал-мөлкәт тә, әтәч-тавыклар да…

Фәүзәнә Рәхмәтуллинаның өе су астында калган

– Хәзерге вакытта өебезнең түбәсе генә күренеп тора, бөтенләй су астында калды, - дип сөйли башлады Фәүзәнә апа. – Өйдән чыгып киткәндә тавыклар, әтәчебез түбәгә менеп булса да торсын дип, сарайның түбәсен ачып калдырган идек, инде сарайны да су баскан бит! Сарай тавыклар белән бергә баткан... Үлгәннәрдер инде, җаныкайларым. Шуларны уйлыйм да, гел елыйм... Без иребез белән хәзер бомжлар кебек. Безнең кебек «бомж»лар монда бик күп.

Су баса башлагач, ирем белән бар нәрсәне ташлап чыгып киттек. Өстебездә нинди кием бар иде – шуннан. Без киткәннән соң күршеләр фото җибәрде: су капканың яртысына җиткән иде, ә бераздан карасак – тип-тигез, өй юк! Су астында калганын күреп, йөрәк аяк астына төшеп киткәндәй булды.

Ирем белән бергә гаилә корып яшәвебезгә 35 ел булды. Күз алдына китерегез, хәзер без бернәрсәсез калдык! Мин резиналы бутый, ирем кышкы сапоги киеп чыгып киттек. Без яшәгән як – Орск шәһәренең иске шәһәр ягы, анда шәхси йортлар гына урнашкан, - дип аңлатты ул.

«Ун мең сум ярдәм алыр өчен дүрт сәгать чират көтеп утырабыз»

Фәүзәнә апа сүзләренчә, мондый су басу күренеше беренче тапкыр күзәтелә. Су басудан меңләгән йортларга, хуҗалыкларга зыян килгән.

– 1998 елда да су басу булган иде, ләкин ул вакытта су өйалды баскычына кадәр генә күтәрелде. Ун көнләп шулай торды да, аннары кимеде. Балалар кечкенә иде, бер балам берничә көн мәктәпкә бармаган иде. Ә монда хәлләр тагын да мөшкел: Урал елгасы суы ташып, дамба шул ташуны тота алмыйча, җимерелде.

Мин үзем газ казанлыгы операторы булып эшлим, ирем пенсиядә. Мин эшләгән территориядә билдән су басты, бергә эшләүче хатынны эвакуацияләп алып киттеләр.

Күршеләребез көймәләрендә этләрен, тавыкларын коткарып кала алмаганнар. Иреккә чыктым дип микән, бер тавыклары суга үзе сикергән, һәм, шунда ук батып калган. Йорт хайваннары хәтта сарай түбәсенә дә менә алмаслык халәттә иделәр. Ахырзаман, диярсең!

Өйне ташлап киткәч, баштан каенаталарга юл тоттык. Анда ике көн тордык, аның йортын да су баса башлады. Утны, суны сүндереп куйдылар. Шуннан шәһәрнең икенче башына - туганнарга киттек. Аларда ике төн кундык. Хәзер икенче бер туганнарыбызга килдек. Әлегә шулай бер урыннан икенче урынга йөреп торабыз.

Арттырып әйтүем түгел, хәзер без инде дүрт сәгатьтән артык күп функцияле үзәктә чират көтеп утырабыз. Алма төшәрлек тә урын юк, халыкның күплеген күрсәгез, шыгрым тулы! Ун мең сум ярдәм алыр өчен чират көтеп утырабыз. Чиратта торганда бер-беребез турында сорашабыз, күршеләрне табышабыз. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Уртак кайгы барыбызны берләштерә, кайчак, чарасызлыктан, елап та җибәрәбез, - дип Орскидагы хәлләрне сөйләде милләттәшебез.

«Миңа барысы да бик кызганыч»

Фәүзәнә апа ире белән, су кимегәч, йортларына кайтырга уйлый. Дамбаны яңадан яхшы итеп төзәячәкләренә ышана алар. Һәрхәлдә, Оренбург өлкәсе хакимияте шул хакта вәгъдә биргән.

– Ул су бер айсыз кимемәс әле. Ә аннары нишләрбез? Әйтүе кыен. Бар нәрсәгә зыян килде бит. Өебезгә кайтканчы, берәр фатирны арендага алып торырбыз, дип уйлыйм. Су кимегәч, сарайларны, йортыбызны – барысын фото-видеога төшерергә куштылар. Белмим инде, фотога төшерүнең мәгънәсе бармы? Елга барысын агызып киткәндер инде... Кемгә нәрсә исбатлап, дәлилләп йөреп була? Фотога төшерәчәкмен инде, әмма миңа барысы да бик кызганыч. Барлык хезмәт түгеп, сатып алынган әйберләр, барысы-барысы юкка чыкты. Шунысы миңа бик, бик кызганыч.

Комиссия килеп, ярдәм итәчәкбез дип ышандырды. Орскида кичә митинг булды, халык мәйданга чыкты. «Нинди хәл бу? Кайчан бетә бу?» – диештеләр. Дамбаны дөрес итеп төземәгәннәре ачыкланды. Прокуратура тикшерү эшләрен башлаган. Әмма ул тикшерү эшеннән миңа нинди файда? Минем өем, хуҗалыгым инде су астында батып калды бит. Алла боерса, рәсмиләштерү эшләре төгәлләнгәч, кеше җәфаламыйча аерым фатир арендалап, җылыда яшәрбез. Күпме кешедә торып була? Уңайсыз бит безгә дә, туганнарга да, чөнки һәркемнең үз тормышы, үз гаиләсе. «Өй эчендә су кипкәнче ишегалдында чатыр корып, шунда яшәрсез», - дип тә әйтүчеләр булды. Бәлки, шулай эшләргә дә туры килер.

Шәһәрдә волонтерлар, битараф булмаучыларның ярдәм итүләрен күреп, күңел сөенә. Кран су юк – аны ябып куйдылар. Шулай булгач, эчә торган су да юк, волонтерлар тегендә-монда ташып, бушлай таратып йөри. Каенатам Хәлиулла бабайга 75 яшь, өченче катта утыра. «Беркая бармыйм», - ди. Әле дә ярый волонтерлар бар, аңа ипи, су китерәләр.

...Бу су Оренбургка таба ага, хәзер инде Оренбургта яшәүче кешеләрне эвакуацияли башладылар. Әлеге вакытта су арта гына бара. 10 апрельдә су иң югары дәрәҗәгә күтәреләчәк, дип фаразладылар. Мондый көнгә калырбыз дип беркем дә уйламагандыр. Коточкыч бит, чын ахырзаман, димен. Ә җимерелгән дамба турында кичәге митингта бер депутат: «Яхшылап төзербез дип», - сүз бирделәр.

Фәүзәнә апа Рәхмәтуллина барлык ярдәм итүчеләргә, милләттәшләребезгә хәлне белеп торганнары өчен, ярдәм кулы сузганнары өчен чиксез рәхмәтен белдерде.

Фәүзәнә апага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

89225530265 Сбер номер карты 4276460027651996
Рахматуллина Фаузэна Рафаиловна

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.