Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 09.04.2024

Гает коймагы рецептлары

Гает көнне таба исе чыгарыгыз, тәмле-тәмле ризыклар пешерегез, гаиләгезне сыйлагыз, балаларның күңелен күрегез, диләр. Иртән торуга, күпчелек үз рецепты буенча коймак пешерә. Мин дә үзем яраткан рецептны тәкъдим итәм, шулкадәр тиз ясала һәм тәмле дә.

Камыр өчен: 1 бокал катык (кефир яки ряженка), 2 йомырка, бал калагы очында гына тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 стакан он, 1 бокал кайнар су, 0,5 бал калагы сода. Коймакларны майлау өчен 100 гр ак май.

Камырга җитен орлыгы, яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп), алма кырып та салырга мөмкин.

Бүлмә температурасындагы катыкка сода салып болгатырга. Аннары йомырка, шикәр комы, тоз, үсемлек мае салып бергә тугларга, он салырга. Камыр куерак килеп чыга, шуңа бер бокал кайнап чыккан су (коймак тишекле булсын өчен) салып болгатырга кирәк. Куерак килеп чыкса, тагын бераз су өстәргә мөмкин.

Табаны кыздырырга, беренче коймакны салганчы табаны майларга, ә аннары кирәкми. Коймак өстендә тишекләр ясала башлауга, икенче ягын әйләндерергә. Тәлинкәгә алгач, өстенә кечкенә кисәк сыер мае куярга һәм коймак тирәли әйләндерергә дә уртада калдырырга. Коймакларны шундый тәртиптә өеп барасы.

Фото: © Гөлүзә Василова

Журналист Гөлгенә Шиһапова социаль челтәрдәге сәхифәсендә мич коймагы рецепты белән уртаклашкан. Ул коймакның астын газ өстендә, ә өстен духовкада «гриль» режимында пешергән.

Коймак камыры өчен: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз (өймичә), 1 кап коры чүпрә («Саф-момент»), 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы каймак яки майонез, он кирәк.

Камырны куе итеп ясап, кабартырга куярга.

Әзер коймакларны атланмай яки каз мае белән майларга.

Фото: © Гөлүзә Василова

КФУның Филология институты студенты Илзирә Хәйруллина Кече Кайбычтагы дәү әнисенең гает коймагы рецепты белән бүлешә.

Ингредиентлар: 1 стакан җылы сөт (катык, әчегән сөт белән дә була), 2 аш кашыгы шикәр комы, кашык башына чеметем генә тоз, 1 йомырка, чүпрә 2 бал кашыгы (икенче бал кашыгы тулыр-тулмас кирәк, миндә «Саф момент» чүпрәсе иде, төрле чүпрә ярый) һәм он.

Яхшы итеп итеп болгатабыз. Камырыбыз сыек та, куе да булмасын. Каймак куелыгында гына. Барысын бергә болгатабыз, он оешкан урыннар калырга тиеш түгел.

Болгатып бетергәч, җылы урынга ял иттерергә куябыз, ягъни бераз кабартып алабыз.

Камырыбыз кабаргач, җылынган табага, сыек май салып, коймак камырын салабыз. Ике ягын да матур итеп кызартып пешерәбез.

«Татар халык ашлары» китабыннан коймак рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 500 мл сөт, 400–450 грамм он, 2 йомырка, 40 грамм шикәр комы, 20 грамм чүпрә, тоз.

Эш барышы:

Чүпрәне җылы сөттә җебетәбез, йомырка, тоз, шикәр комы салып, яхшы­лап болгатабыз. Он кушып, каймак куелыгына җиткәнче камыр изәбез дә җылы урынга куябыз. Камыр күперә башлауга, бераз болгатып алабыз һәм кабат җылы урынга куябыз. Яңадан кабарып шиңә башлагач, пешерә башлыйбыз. Камыр әйбәт күперсә, коймак кабарып пешә, йомшак була. Плитәдә пешергәндә, камырны кызган майлы табага салып, асты кызарып килгәнче тотабыз, аннан соң әйләндерәбез.

Фото: © «Татар халык ашлары» китабыннан

Журналист Венера Аитова әнисе пешерә торган мич коймагы рецепты белән уртаклаша.

Камыр өчен: 1,5 стакан жылы су, 1/4 кап чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, 1-2 йомырка, он.

15 минут яхшылап тугларга, кабаргач пешергә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Скрипкачы Динә Закировадан бизәкле коймак рецепты

Коймак камыры өчен: 250 грамм он, 300 мл сөт , 2-3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае кирәк.

Әзер камырны пластик шешәгә салырга, ә капкачына өч тишек ясарга кирәк. Майлы табага камырдан төрле бизәк ясарга. Ике ягын да кыздырып алырга.

Чәйләрегез тәмле, илләребез тыныч, Ураза гаете бәйрәме мөбарәк булсын!

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.