Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:12, 09.04.2024

Башкортстанда төнге клубта сугышуның очраклы шаһиты булган егетне ялгыш атып үтергәннәр

Башкортстанда Ишембайдагы төнге клубта кеше үтерүдә шикләнелүче 3 кешене эзлиләр. Төп шикләнелүче – Марзпетуни Галустян. Ул клубтагы бер кеше белән сүзгә килә, сугыша башлыйлар. Көндәше көчлерәк булып чыга һәм Галустян травматик пистолет ала. Тик ядрә бу низагка бер катнашы да булмаган, читтә басып торган Данил Рәхимкуловка эләгә. Ул вафат була. Бу хакта НТВ телеканалы сайтында хәбәр итәләр.

Иртәнге 4ләр тирәсендә караоке-бардагы хәлләр тәмам кадәр кискенләшә. Эчеп исергән 2 төркем тавышлана башлый, залга керә торган ишекне каплый. Ә низагның кульминациясе күзәтү камерасына эләгә. Ак кофта кигән ир-ат көндәшен идәнгә егып сала. Тегесе исә сугышып кына җиңә алмаячагын аңлый, почмакка китә, пистолет чыгара һәм ата.

Травматик пистолет ядрәсе икенче кешегә – залга әле генә кергән яп-яшь егеткә эләгә. Егет егыла, аңа табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә тырышалар.

Шаһитлар полиция чакырткач, аткан кеше эшләрнең мөшкел булуын аңлап ала һәм качарга уйлый. Дуслары белән бергә ул бардан тәмәке тарта торган бүлмә аша чыгып китә. Тәрәзәләрне ватып, ир-ат дуслары белән урамга чыга, машинага утыралар һәм тизрәк китү ягын карыйлар.

Ә бу вакытта табиблар яраланган 23 яшьлек Данил Рәхимкуловның гомере өчен көрәшә. Башына ядрә эләккән егетне ашыгыч рәвештә реанимациягә алып китәләр.

«Исән калса да, яшелчә кебек ятачак, чөнки ядрә уң як чигәсенә эләккән, миен зарарлаган, диде табиб», – дип сөйләгән Данилның әнисе Светлана Рәхимкулова.

Данил аңына килмичә вафат була. Якыннары өчен ул һәрвакыт ачык йөзле һәм кайгыртучан егет булып исләрендә калачак. Ул колледжда укыган, шул ук вакытта вахта эшендә дә эшләгән – акчасын әти-әнисенә күчереп барган. Эштән соң дусты белән барда ял иткән. Караоке-залга кергәч, чит кешеләр ызгышка урынга һәм вакытка эләгә.

Светлана Рәхимкулова сөйләгәнчә, ул Данилны үләр алдыннан хастаханәгә барып күрергә өлгергән. Әмма улын югалту белән генә килешә алмый.

Фото: © newsbash.ru сайты.

«Алар безнең килеп хушлашканны гына көтте. Аны югалтуыма әле дә ышана алмыйм. Аны саклый алмавыма, ул көнне аңа 5 минут саен шалтыратып тормавыма үземне гаепле саныйм», – дигән Светлана.

Төп шикләнелүче – Марзпетуни Галустян, җирле ресторан хуҗасы. Аның социаль челтәрдәге аккаунтына караганда, «блатная романтика», Россиядә тыелган «АУЕ» оешмасы тарафдары. Әмма атучының әнисе исә, улым беркемгә дә начарлык телмәгән, дип саный. Янәсе ул да, вафат булган егет кебек үк, дөрес түгел җиргә, дөрес түгел вакытта килеп эләккән.

«Ул – бик белемле кеше. Ике университет тәмамлады. Бик мәрхәмәтле кеше», – дип сөйләгән Марзпетуни Галустянның әнисе.

Хәзер исә бу фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Галустянга һәм аның белән машинада качып киткән дусларына карата ориентировка ясаганнар. Өчесен дә эзлиләр.

Автомобильнең хәрәкәт маршрутын өйрәнү өчен урамдагы күзәтү камералары язмаларын өйрәнәләр һәм качып китүчеләрнең туганнарыннан сорау алалар. Җинаять эше ачылган.

Соңрак билгеле булганча, җинаятьтә гаепләнүче Г. Арманны тоткарлаганнар. Башкортстанның Тикшерү комитеты «Корал кулланып, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше ачкан, дип хәбәр итә newsbash.ru сайты.

36 яшьлек Марзпетуни Галустянны федераль эзләүгә биргәннәр.

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.