Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:25, 09.04.2024

Татарча җырлаучы Африка егете Оливер, балаларын алып, туган ягына кайткан

Татарча җырлаучы, элек Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләгән шоумен, блогер Оливер Мукенди, хатынын һәм балаларын алып, туган якларына кунакка кайткан. Оливер соңгы тапкыр өендә моннан 13 ел элек булган.

«13 ел өйгә кайтканым булмады. Ниһаять, әти-әнием белән күрештек. Ә туганнарымның энекәш-сеңелләрен күреп, никадәр хис-кичерешләре булды.

Әлеге фотога барыбызны да сыйдырып бетерә алмаганнар. Фотограф тәҗрибәсез булган, ахры», – дип яза һәм ишле гаиләсен күрсәтә Оливер.

Оливер 2019 елда Камлә исемле татар кызына өйләнде. Алар бергәләп Шансельви исемле кыз һәм Габриэль исемле малай үстерәләр. «Оныкларыбызны күргәч, без инде тынычлап үлә дә алабыз. Чөнки без бүген бик бәхетле һәм синең белән горурланабыз», – дип әти-әнисе әйткән сүзләрне дә китерә ул социаль челтәрләрдә.

«Интертат»ка әңгәмәдә Оливер үзенең Конго демократик республикасыннан килүен сөйләгән булган. «Башкалада - Киншаса шәһәрендә тудым, шунда ук балачагым да үтте. Үз йортыбызда тордык. Гаиләбез ишле иде: 17 бала үстек, чөнки әтинең берничә хатыны булды. Африкада яшәдем һәм Россиягә килдем», – дигән ул.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.