Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

07:49, 09.04.2024

Илсөя Бәдретдинова җыр яздырырга ертык колготкидан килгән

Илсөя Бәдретдинова 52 көнлек гастрольләрдән өенә кайткан, әмма анда да ял итә алмый. Тагын 2 көннән гастрольгә киткәнче җырлар яздыру, яңа күлмәкләр тектерү артыннан йөри.

Менә ул җырларына аранжировка ясаучысы – алыштыргысыз Илдус Дәүләнов янында утыра. Җырчының дизайнеры яңа күлмәкне кидереп караганда, энә белән җырчының капрон колготкиен эләктергән, шуннан күзәнәге киткән инде. Илсөя инде аның ише нәрсә өчен кәеф бозып тора торганнардан түгел, бертөрлерәк булсын дип, икенче аягындагысының да күзәнәген җибәргән. И киткән шуннан «стрелка»…

Шулай итеп, җырчыга аранжировка ясаучы янына тишек колготкидан килеп утырырга туры килгән. Бу турыда сөйләгәндә, җырчы колготкиен тагын да ертты. «Җитәр, хәзер ертып бетерәсең бит инде», – дип туктатып калды аны Дәүләнов.

Соңыннан җырчы колготкидагы ертыкны Дубайдагы бина сурәтенә охшаткан. «Хәтта колготки да ишарә ясый. Күңел Дубайга тели», – дип язып куйган ул.

Источник: Intertat
просмотров: 57

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.