Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

07:00, 09.04.2024

«Итикафка кергән» – Ленар Сәйфиевне таныйсызмы?

Абыйлы-энеле Илнар һәм Ленар Сәйфиевләр сәхнәдән кинәт кенә югалган иде. Хәзер Илнар Сәйфиевнең татар эстрадасына кире кайткан мәле. Ул яңа җырлар яздырды, искеләрен яңартты һәм 9 апрельдә узачак концертына әзерләнә. Җырчы сәламәт яшәү рәвеше алып барып шактый ябыккан.

Ә энесе Ленар Сәйфиев кая соң? 2019 елда аны җырчы Салават Миңнеханов аэропортта очраклы гына күреп, социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәткән иде. Ул вакытта ук тамашачы Ленарны «танымаслык булып үзгәргән» дип язды.

5 елдан соң Салават Миңнеханов Ленар Сәйфиевне үз сторисларында кабат күрсәтте. Ленар аны бер мәчеткә ифтарга чакырган булган, әмма Салават, мәчетләрне бутап, икенчесенә килеп кергән.

«Мине монда бик яхшы кабул иттеләр, утырттылар, ашаттылар. Әмма Ленар белән тәравихтан соң башка мәчеттә күрештек. Ленар Итикафка кергән. Сокланам. Молодец, брат! Аллаһ Тәгалә догаларыңны кабул итсен!» – дип, күпсанлы фотолардан коллаж ясап куйган Салават.

Итикаф – мөселман кешесенең билгеле бер вакыттан алып бәйрәм намазына кадәр мәчеттә яшәве. Ул анда ураза тота, намаз һәм Коръән укый. Итикаф ниятләгән кеше мәчеттән бары тәһарәт алырга һәм йомышларын башкарырга гына китә ала, аннары кабат әйләнеп кайтырга тиеш. Әгәр ул җитди сәбәбе булмаган килеш мәчеттән чыгып китсә, итикафы үтәлмәгән булып санала.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.