Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

04:00, 09.04.2024

Борыч үрентесен ныгыта торган гади эремә рецепты

Борыч үрентесен (рассада) ныгыту һәм яхшырак үстерү өчен гади, әмма нәтиҗәле ысул бар. Моның өчен нибары өч ингредиенттан торган эремә ясарга кирәк. Бу хакта PRO Город порталы яза.

Беренчесе – шикәр, ул үсемлек өчен энергия чыганагы, аның үсешенә һәм фотосинтез процессын яхшыртуга йогынты ясый.

Икенче компонент – триходермин, антагонист-гөмбә, туфракны гумуска баета һәм структурасын яхшырта.

Өченче ингредиент – гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) – үсемлекнең тамыр системасы үсешен яхшырта.

Ашлама әзерләү өчен бер литр суга ярты чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы триходермин һәм ярты таблетка гәрәбә кислотасы салып болгатырга кирәк. Бу эремәне һәр үсенте төбенә берәр чәй кашыгы сибеп чыгарга. Бу ысул үрентеләрне өч көн эчендә ныгыта.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.