Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 09.04.2024

Федераль эзләүдә булган ике балалы гаилә 11 ай урманда шалашта яшәгән

Ярославль өлкәсендә ике балалы гаилә югала. Ярты ел чамасы алар федераль эзләүдә була. Хәзер бу кешеләрне Тула өлкәсендә тапканнар. Бу турыда Ярославль өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкил Михаил Крупинга сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«РФ Президенты каршыдагы бала хокуклары буенча вәкил катнашканга кадәр балалар 11 ай дәвамында Тула өлкәсендәге урманда шалашта яшәгән», – дип яза ул Телеграм-каналында.

Россия Эчке эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренчә, кызы һәм оныклары югалу турында балаларның әбисе хәбәр итә. Ул югалыр алдыннан 34 яшьлек кызының моңа кадәр хөкем ителгән Пермь ягы кешесе белән яши башлавын әйтә. Бу вакыт эчендә гаилә хәбәрсез югалган булып санала.

Крупин сүзләренчә, балалар яши торган шалаш фанерадан ясалган. Түбәсе урынына линолеум кисәге куелган. Гаилә ашарга учакта пешерә, су җылыта, табакта юыналар.

«10 һәм 12 яшьлек кызлар 27 яшьлек чит ир-ат белән бер караватта йоклый. Белем бирү һәм медицина оешмаларына бармыйлар», – ди ул.

Хәзер балалар реабилитациядә, аларның анасы суд карары буенча ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән булган, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.