Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:11, 08.04.2024

Орскида яшәүчеләр Путиннан ярдәм сорый, компенсация акчасын арттыруны таләп итә

Орскида яшәүчеләр шәһәрнең төп мәйданына җыелган, алар җирле хакимиятләргә һәм су басканнан соң түләнгән акчаның күләменә зарлана. Бу хакта Телеграм-каналлар хәбәр итә.

Йөздән артык кеше Орскиның Комсомол мәйданындагы Ленин һәйкәле янына чыккан. Алар «Путин, ярдәм ит», дип кычкыра һәм су басканнан соң җирле хакимиятнең эшенә зарлана.

Халык компенсация бәясен арттыруны таләп итә. Хәзер милекне тулысынча югалткан өчен аның күләме – 100 мең, өлешчә югалткан өчен – 50 мең. Әмма, җирле халык сүзләренчә, бу акча су басудан килгән чыгымнарны капларга җитми.

Шулай ук Орскида мэриягә керү юлын полиция машиналары белән каплаганнар.

Баштарак халык янына администрация башлыгы Василий Козупица чыккан иде. Ул хакимияттән канәгать булмаган халыкка, шәһәр мэриясе белән сөйләшүләрдә катнашу өчен инициатива төркеме булдырырга кушты.

Бу вакытта Орскиның төп мәйданына җыелган кешеләр Путинга мөрәҗәгать итеп видео яздырган. Алар су басканнан соң ярдәм сорый һәм Орск мэрын, шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторын тәнкыйтьли.

Орск мэры Василий Козупица һәм администрация вәкилләре Комсомол мәйданында халык янына чыкты.

Мэрия вәкилләре мәйданга җыелган халыкка инициатива төркеме сайларга һәм бөтен зарларны да администрация бинасында сөйләшергә тәкъдим итте. Шәһәр халкы Козупицдан отставкага китүен таләп иткән.

«Кешеләр мэрның отставкага китүен таләп итте. Калган сораулары – кайда яшәү турында иде, күпләренең балалары бар бит. Бер җавап та булмады. Безгә инициатива төркеме [администрация белән аралашыр өчен], булдырырга куштылар, әмма халыкның шул урында ук сөйләшәсе килде», – дип сөйләгән митингта катнашучы бер хатын-кыз.

Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер инициатива төркеме белән очрашты.

Очрашу Паслерның «Телефоннарыгызны алып куегыз!» – дигән сүзеннән башланды.

«Ә соңыннан безгә монда әйткәннәрне ничек дәлилләргә?» – дип төркем дә каршы төшкән. Шулай да соңыннан телефонга төшерергә була дип килешкәннәр.

Губернатор Орск шәһәре халкы гына түгел, ә Новотроицк шәһәре дә су басу зонасында, диде. Анда да Орскидагы кебек үк проблемалар.

«Монда үзегезне генә иң нык зыян күрүчеләр дип әйтмәгез», – дигән ул сүзен.

«Биш елга беренче тапкыр ял алдым һәм китмәдем. Шушы көннәр буена сезнең белән, хәтта киемемне дә алмаштыра алмадым. Йокларга да, юынырга да мөмкинлегем юк», – дигән Денис Паслер.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.