Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 08.04.2024

Айгөл Бариева мәчесенең үлемен авыр кичерә: «Берничек тә ярдәм итә алмау бик кыен»

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм-каналыннан

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә күңелсез хәл булган. Гаиләнең яраткан дүрт аяклы дусты – Персик кушаматлы песи үлгән.

Җырчы аны хастаханәгә дә алып барган. Песигә инсульт диагнозы куйганнар. «Аның җәфалануын күреп, берничек тә ярдәм итә алмау бик авыр. Персикның арткы аяклары йөрми башлады. Аңа 16 яшь, кеше яшенә әйләндерсәң якынча 80 яшь була. Кызганыч, Персигыбыз үлде», – дип язган ул телеграм-каналында.

«Иртәнге намазга уяндым, ә өйдә бушлык. Кайсыдыр почмактан минем йолдызым йөгереп чыгар кебек» дип сагышлана җырчы.

Алар Персикны Мәскәү районы базарыннан алганнар. Айгөл сатучыдан түгәрәк йөзле песи баласы сораган. Сатучы песи балалары белән тулы тартманың төбеннән алган йомшаккайны җырчыга тоттырган. «Ул йоклаган иде. Сеңелләре, энеләре аның өстенә басып кычкыралар, ә аның исе дә китми. Быел аңа 17 яшь тулган булыр иде. Бу фотоны Линарым төшерде. Хәзер алар бергә», – ди җырчы.

Җырчы бу югалтуны авыр кичергән. Социаль челтәрдә Персикның күпсанлы фотолары белән уртаклаша. Ул тынычлану өчен «Рауза» мәчетенә барган.

Комментарийларда Айгөлгә юату сүзләре калдырганнар, үзләренең йомшаккайларының тарихы белән уртаклашканнар. Илдәге җитди хәлләр сәбәпле, «песи» дип елап утыруны гаепләүчеләр дә табылган.

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм-каналыннан

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.