Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:54, 08.04.2024

Орск янындагы бердәнбер татар авылы Тукай, су басу сәбәпле, утрауда калган: «Ипи бетте!»

Оренбург өлкәсе Орск шәһәр округына кергән татар авылы Тукай, су басу аркасында, юллар ябылып, утрауда калган. Тукай авылы халкы инде 27 марттан ук су басудан интегеп яши.

Авылда ипи һәм беренче кирәкле товарлар бетеп килә, дип сөйләде авылның мәдәният йорты мөдире Лилия Сидалинова «Интертат»ка.

– Без су чолганышында утырабыз, беркая чыга алмыйбыз. Ут юк, дизель ягулыгы подстанциясе эшли, көненә 2 сәгать биреп алалар. Авылның күп өлешендә кәрәзле телефон тотмый. Авылга керә торган күпер су астында, башка якка юллар юк. Көймә белән генә кереп була. 27 марттан шул хәлдә, – дип сөйләде Лилия «Интертат» хәбәрчесенә.

– Көймә белән бер тапкыр бик күп итеп ипи алып килделәр, әмма ул бетте. 27 мартта кешеләр шәһәргә барып күп итеп алып кайттылар, шуның белән яшиләр, ипине үзләре пешерәләр. Әлегә ач утырабыз дип әйтә алмыйбыз анысы, запас бар, әмма ипи юк, – диде Лилия.

– Юллар өзелгән, ипи китерә алмыйбыз, ипи юк. Башка вак-төяк юк. Сабын, бәдрәф кәгазе кебек хуҗалык кирәк-яраклары бетте. Он, ярма кирәк. Әмма түзәрлек, – ди авыл башлыгы Раилә Аканова.

Авыл башлыгы да, башкалар да ипи беткәнне әйтсәләр дә, башкалар белән чагыштырганда хәлләре начар түгеллеген искәрттеләр. «Орск белән чагыштырсак, безнең хәлләр хәтта бик яхшы хәтта», – ди алар.

Тукай авылы Орск шәһәр округына керә, шәһәргә турыдан - 23, юлдан - 36 километр ара. Авыл Урал кушылдыгы Орь елгасы бормаланган урында култыкта утыра, икенче якта - буа. 27 мартта авылны су баса - Үзәк урамдагы йортлар су астында кала. Бу әле Уралда су күтәрелү нәтиҗәсе түгел, монысы – басуларда эрегән кар аркасында су басу була. Әмма ул да авылга шактый зыян сала. 17 электр баганасы су астында калган. Утны өзгәннәр. Лилия Сидалинова «Интертат»ка төшереп җибәргән видеолардан аңлашылганча, күпердән башта машиналар бата-чума йөри алган әле, хәзер инде бу мөмкин түгел. Әлегә мәҗбүри эвакуация турында сүз юк.

Авыл клубында күптән түгел генә балалар өчен бәйрәм узган булган

5 апрельдә Урал елгасында кисәк су күтәрелә сәбәпле, Орск шәһәренең бер өлешен һәм якын-тирәдәге торак пунктларны су басты. Аңа кадәр әле Тукайга ниндидер игътибар булса, хәзер, билгеле, 200 кешелек авылга караганда Орскига игътибар күбрәк.

Тукай авылы – бу төбәктәге бердәнбер татар авылы. Авылның атамасының Тукайга катнашы бармы диярсез. Турыдан-туры. Авыл XX гасыр башында барлыкка килә һәм Габдулла Тукай хөрмәтенә шулай атала. 1930 елларда биредә «Яңа таң» дип аталган колхоз оештырыла. 1953 елларда Ирекле ГЭСы төзелгәндә бирегә шул тирәдәге су астында калачак авыллардан Урал татарлары күчеп утыртыла. 90 елларда Таҗикстаннан күчеп кайтучылар да була, алар арасында төрле милләт кешеләре була, әмма барыбер күпчелек татарлар булып кала. 2010 елда биредә 361 кеше яшәгән, шуларның 60 проценты татарлар булган.

Авыл башлыгы Раилә Аканова әйтүенчә, Тукайда хәзер 200 кеше яши, башлыча татарлар. Авыл башлыгы әйтүенчә, мәчет булмаса да, мулла бар. Авылда «Йолдыз» җыр ансамбле эшләп килә. Элек татарча укытканнар, хәзер укытучы булмау сәбәпле, татар теле дәресләре юк. «Алай да бездә казахлар да татарча сөйләшә!» - ди Раилә Мидхәт кызы.

Тукай авылының «Йолдыз» ансамбле

Фото: © Тукай авылы клубы төркеменнән

Мәктәпләрдә дистанцион уку булачак, дип әйткән булсалар да, Тукай балалары мәктәпкә йөри, чөнки Интернет юк. «Яшибез әле!» – дип күңелен күтәреп әйтте Раилә ханым.

Авылда үзәкләштерелгән су алу системасы бар, ут ялганган вакытта водокачкага суны җыеп калалар, аның белән проблема юк.

– Хәзер тагын дулкын булачак, дип әйтәләр. Дулкынны көтеп утырабыз. Авыл башлыгы эвакуацияләнергә теләүчеләр бармы дип сорады. Әмма андыйлар аз. Кечкенә балалы бер хатын китте - аның шәһәрдә әтисен су баскан, су баскан йортта яшәгән инвалид әбине эвакуацияләделәр. Аларны көймә белән алып чыктылар, – дип сөйләде Лилия Сидалинова.

Су басу сәбәпле, урманнардагы кыргый җәнлекләр кешеләр янына чыга. Лилия Сидалинова чәшкене видеога төшереп алган. Барыр урыны булмагач, ул кешеләр янына чыгып баскан һәм асфальтта куркып тик утыра – барыр җире юк. «Бәләкәч! Нәрсә син? Нәрсә бу, Дәүләт? Чәшкеме? Кечкенә, курыккан», - ди аны видеога төшерүче.

«Татарларга ни әйтер идегез?» дип сорагач, Раилә Мидхәт кызы: «Бәхетле булсыннар! Исәнлек-саулык, сәламәтлек!» - дип җавап бирде.

Кичә Самара татарларының «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев Орскида су басудан каза күрүчеләргә 100 мең сумлык чиста су җибәрәчәген, гуманитар ярдәм туплау эше башлап җибәрүне әйткән иде.

Авыл клубында борынгы җиһазлар белән таныштыруга багышланган кичә

Фото: © Тукай авылы клубы төркеменнән

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.