Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:06, 08.04.2024

«Бик яхшы әти иде». Яшел Үзәндә коточкыч авариядә үлүчеләрнең берсе Казан таксисты булган

Фотоны "Татар-информ"га Андрейның хезмәттәшләре бирде.

Кичә кич Йошкар-Ола-Казан юлында авариядә өч кеше үлде. Юл кырыенда торган «Лада Гранта»га Hyundai машинасы бәрелә. Яшел Үзән белән Казан арасында булган юл-транспорт һәлакәтендә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм район администрациясенең Кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе Виталий Агачев һәлак булган. Агачев ритуаль хезмәтләр тармагы белән эшләгән, дип язган идек.

Фаҗига Йошкар-Ола-Яшел Үзән-Казан трассасының 115нче километрында Казанга таба хәрәкәт ягында килеп чыккан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Hyundai йөртүчесе юл кырыенда парковкада торган «Лада Гранта»га, аннары юл билгесенә бәрелә. Hyundai йөртүчесе һәм пассажиры, «Лада» йөртүчесе һәлак була. Тикшерү эшләр бара, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

«Лада Гранта»да таксист Андрей була. Бу турыда «Татар-информ»га аның хезмәттәшләре Роберт Ибраһимов һәм Виктория Техненко сөйләгән.

«Андрей – якын дустыбыз. Дуслык таксида эшләүдән башланды. Ул барлык хезмәттәшләребез өчен үрнәк. Юмор хисле, мәрхәмәтле кеше. Гел ярдәмгә килде. «Таксист – таксистка дус һәм туган», дип әйтә иде», – Роберт Ибраһимов.

Андрей пассажирлар белән дә ягымлы була, махсус хәрби операциядән кайткан кешеләрне бушлай йөртә.

Аның ике баласы һәм хатыны калган. Олы улы Костяга 14 яшь. Ул әтисе белән машинада йөргәндә гел ышаныч тоюын әйткән. «Ул бик яхшы әти һәм кеше иде», – ди Костя.

Хезмәттәшләре Андрейның гаиләсенә ярдәм җыю оештырган. Алар Андрей һәлак булган урынга һәйкәл куярга җыена, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.