Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:10, 08.04.2024

Кешеләр кырдан капчыклап балык җыйган урынның кайда булуы ачыкланды

Шушы көннәрдә мессенджерларда кырдан капчыклап балык җыючылар төшерелгән видео йөри. Бу видеоның Татарстанның Чүпрәле районында төшерелүен дә, Башкортстан якларындагы хәлләр икәнен дә, Саратов басуында булырга мөмкин булуын да язалар. Бу хәл Саратов өлкәсендә булган.

Саратов өлкәсендә җирле халык ике көн дәвамында кырдан балык җыйган, чөнки балыклар су басу аркасында чирәм өстендә калган.

Федоровка районында төшерелгән дигән видео Саратовта 6 апрельдә таралган. Анда кәрәкә (карась) балыгын кешеләр басудан капчыклап ташыган.

«Регион 64» мәгълүмат агентлыгы ачыклаганча, видео Дергачев районында Натальино авылы янында төшерелгән. Биредә су басу сәбәпле буа агып чыкты, дигән муниципалитет башлыгы Сергей Мурзаков.

«Бу буа авыл халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Басулардан су җыелды, 5 апрельдә су күтәрелеп, балыкны ярга ташлады. Кичә кешеләр балыкны бөтенләй диярлек җыеп бетерде һәм өйләренә алып кайтып киттеләр. Үзем дә урынга барып, нәрсә булганын тикшердем. Балык юк диярлек, минем янда гына ир-ат һәм хатын-кыз чокырлардан ике чиләк балык җыйды. Мондый хәлләр була, язгы ташу вакыты», – дип сөйләгән район башлыгы.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.