Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:04, 08.04.2024

25 миллион ришвәт алып тотылган министр үзен махсус хәрби операциягә җибәрүләрен сорый

Кырымда элегрәк мәдәният министры булган Арина Новосельская үзен махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорый.

Ришвәт алуда тотылган министр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен берничә ай элек гариза биргән. Бу хакта Мәскәү Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Арслан Хасавов сөйләде, дип яза «База» телеграм-каналы.

Новосельская 2023 елның июлендә аеруча зур күләмдә ришвәт алу эше буенча 10 елга колониягә хөкем ителгән. Ул Кырымның беренче мәдәният министры һәм бу вазифада 2021 елның ноябренә кадәр эшләгән. Тикшерү версиясе буенча, Новосельская «Меандр» фирмасы хуҗасыннан 25 миллион сум акча алган. Бу акча өчен ул Кырым дәүләт балалар театр сәнгате үзәген төзүгә тыкшынмаска ышандырган.

Ришвәт итеп алынган суммага элеккеге министр улы Давидка, 18 яшь тулу уңаеннан, Мәскәүдә фатир сатып алырга җыенган, ләкин аны 2021 елның ноябрендә сак астына алганнар.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.