Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:00, 08.04.2024

Куркыныч авариядә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәлак булган

Фото: © Яшел Үзән мэрының телеграм-каналыннан

Яшел Үзән белән Казан арасында булган юл-транспорт һәлакәтендә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм район администрациясенең Кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе Виталий Агачев һәлак булган. Агачев ритуаль хезмәтләр тармагы белән эшләгән.

Низамов һәм Агачев утырып барган «Hyundai» автомобиле Васильево бистәсе тирәсендә юл кырыенда туктап торган «Лада Гранта» автомобиленә килеп бәрелгән. Бәрелешүдән соң чит ил машинасы юл билгесе эленгән торбага бәрелеп туктаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә ир-атлар урында ук үлгән, туктап торган «Лада Гранта» йөртүчесенең дә гомере өзелгән.

«Hyundai» белән Агачев идарә иткән. Район администрациясенең матбугат сәркатибе сүзләренчә, «Хёндай» — Виталийның шәхси автомобиле, аларның сәфәре эш буенча булмаган. Дамир Низамов белән хушлашу бүген төштән соң узачак, вакыты билгеле түгел дип яза «Маш иптәш» каналы.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе, җаваплы хезмәткәр, чын патриот, дустыбыз һәм иптәшебез Низамов Дамир Гайс улының гомере өзелде. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – диелә Яшел Үзән районы хакимиятенең рәсми телеграм-каналында.

Источник: Intertat
просмотров: 57

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.