Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:00, 08.04.2024

Иркәнең туган көненә махсус операциядәге ире искиткеч матур сюрприз ясаган

Кичә Иркәнең туган көне иде.

«Миңа бүген 40. Вакыт. Нигә шулай тиз ага? Әле кичә генә син яңа чык төшкән үлән өстеннән яланаяк күбәләк куып йөри идең. Ә бүген, артыңа борылып карагач, ярты гомерең узып киткәнен сизми дә калдың.

Вакыт. Күп юллар тапталган, күп җырлар җырланган. Күпме күз яшьләре, күпме дога, күпме көенеч һәм күпме сөенеч.

Айгөл, синең барыр юлың озын әле. Син көчле! Алда сине бәхет көтә», – дип язды ул үзенең социаль челтәрләренә.

Иркә үзенең юбилеен Казандагы тамашачысы белән бергә билгеләп үтте. Кызы Айсылу җырчының концертындагы күңелле мизгелләрне сторисларында күрсәтеп барган.

Җырчыга бүгенге көндә махсус операциядә хәрби хезмәттә булган ире Артур искиткеч матур сюрприз ясаган. Ул хатынына әкәмәт зур кәрҗин белән чәчәкләр җибәргән. Кәрҗинне машинадан 3 егет көчкә күтәреп төшергәннәр. Сәхнәгә дә берничә кеше генә күтәреп алып чыга алган, ә бүләк итүен – Африкадан килгән егетләр бүләк иткән.

«Африкаданмы әллә бу?» – дип шаярта башта җырчы. Аннан, чәчәкләр эчендәге открытканы укып, сүзсез кала. Тамашачыга сюрпризның ире Артурдан икәнлеген әйтә.

Артист чәчәкле кәрҗинне өйгә дә аерым, зур багажнигы булган машинага салып алып кайткан.

Источник: Intertat
просмотров: 56

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.