Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

10:00, 08.04.2024

«Татар сүзе» IV: «Галиҗәнәп татар сүзен тәхеткә күтәрергә тырышу турында сүз бара...»

«Татар сүзе» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.

Быел бәйгегә 3000 гариза килгән. Жюри алар арасыннан 37 җиңүчене билгеләгән. Җиңүчеләр үзара 1500 000 сум премиаль фондны бүлеште. Россиянең төрле төбәкләреннән, Үзбәкстан һәм Швейцариядән дә катнашучылар бар.

Алдан таратылган нигезләмәдә һәм интернет киңлекләрендә бәйгенең жюри составы турында мәгълүмат бирелмәгән иде. Аларны чара башланыр алдыннан алып баручылар тәкъдим итте. Жюри – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Шәрипов, жюри рәисе – Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Концертта Татарстанның халык артисткасы Зәйнәп Фәрхетдинова, күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреатлары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алмас Хөсәенов, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзләренең чыгышлары белән сәхнәне гөрләттеләр.

«Каршы алу кыйссасы»

«Сәйдәш» мәдәният үзәгенә килеп керүгә үк ниндидер үзенчәлекле бәйрәм мохите урап алды. Татарча җырлар яңгырый, «Шаян ТВ» каналының йөзе булган Шаян малай белән Биби курчаклары кунакларга кул бирә, фотозона эшли. Фотозона каршында татар милли киемнәре кигән, алтын буяуга буялган тере сыннар булып, егет белән кыз басып тора (кызыклы һәм әз генә сәеррәк алым кебек тоелды). Былтыр әлеге урында шулай ук бите буялган Шүрәле булган, быел аны түбәтәйле егет алыштырды.

Ишектән кергән кунакларның каршыларына ук басып, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле егет-кызлары каршы ала. Кергән һәрбер кешедә дә «о, мине каршы алалар» дигән хис тугандыр, ләкин каршыда торган һәм аларның тирә-якларында җыелган кеше санын исәпкә алсак, гардеробка этелә-төртелә керәсе генә кала иде. Ишектән кергән Фәнис Җиһанша да баштан, мине каршы алалар, дип шатланган иде булса кирәк, ләкин, тегеләрдән бернинди реакция булмагач, шыпырт кына кырыйдан кереп китте. Шулай ук Ирек Хафизов, Йолдыз Шәрәпова посып кына читтән үттеләр.

Мәдәният сараена Туган телләрне саклау комиссиясе кергәч, ниһаять, «боз кузгалды». Барысы да ансамбльне җырлар дип көткән иде, ләкин алар җырламады, елмаеп, бер рәт булып кереп югалдылар. Башка тамашачыларны каршы алып тормасак та ярый, диделәр, ахры.

Марат Әхмәтов: «Татар сүзе» – беренче номерда»

Быел «Гаилә елы» булу уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов концерт алдыннан бәйгедә «Иҗади гаилә» номинациясендә җиңү яулаган гаиләләр белән аралашты. Әлеге номинация быел аеруча да актив булуына куанычын белдерде.

– «Татар сүзе» – безнең иң күләмле, иң отышлы һәм иң үтемле проект. Безнең телебезнең бөтен камиллеген шул дәрәҗәдә халыкчан, күләмле итеп җиткергән, зур аудиторияне үзенә җәлеп итә алган проектларыбыз әлегә күп түгел. Дөрес, без эзләнәбез, тик тормыйбыз, проектларыбыз бихисап, һәрберсе аның телне үстерүгә юнәлдерелгән, ләкин бу очракта «Татар сүзе» – беренче номерда. Бу юлы да 3 мең катнашучы, алар янында әле тагын 3 мең кызыксынучы, өйрәтүчеләр, җан атучылар. Безнең халкыбызның күңелендә, җанында милли рух зур, бигрәк тә яшь буында ул яши, һәм без аны киләчәктә сакларга, үстерергә тиеш. Быелгы бәйгедә без башка милләтләрнең дә туган телләренә зур басым ясадык, республикабызда чуваш, мари, удмурт, мордва милләт вәкилләре актив эшчәнлек алып бара. Без бу проект белән күпмилләтле халкыбызны бергә туплау, аның дуслыгын, татулыгын булдыру максатын да куябыз. «Татар сүзе»нең дәвамлы булуын телим, һичшиксез, әгәр инде Татарстан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Шаян ТВ» каналы бу эшне киләчәктә дәвам итәргә ризалыкларын белдерсәләр һәм халкыбызда бу бәйгедә катнашырга теләүчеләр яңадан табылса, аны дәвам итәргә кирәк. Бу очракта елдан-ел камиллек тә үсә бара. Кайдадыр күп сүз сөйләп йөрүгә караганда матурлыкны, телне һәм үзеңнең милли җанлыгыңны күрсәтү өчен бу – бик матур мәйдан, – диде Марат Әхмәтов.

Концерт бик үзенчәлекле – Габдулла Тукай үзе «Туган тел» шигырен башкаруы белән башланып китте. «ТНВ»лылар бөек шагыйребезне ясалма фәһем (искуственный интелликет) ярдәмендә терелткән. Шуннан соң «Татар сүзе»нең гимны яңгырады. Аннары инде яңадан «Туган тел»не 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында «Шигърият» номинациясендә 1нче урынны алган Сәминә Минһаҗева сөйләде. Ләкин бу катнашучылар Тукай белән генә чикләнде дигән сүз түгел, әсәрләр, авторлар бик төрле, юмор да, драма да җитәрлек иде. Халык авыз иҗаты әсәрләре дә ишетелде. Кайбер номерлар вакытында микрофонның авыл клубындагы шикелле өзелеп «шытыр-шытыр» килеп китүе генә күңелне кырып алды. Аннары, нәрсә булды дип, шигырь сөйләүче дә каушый башлый, мондый зур чараларда андый хаталар булырга тиеш түгелдер инде.

Ркаил Зәйдулла: «Татар халкы тәнкыйтьләргә ярата»

Жюри рәисе, Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бәйгедән үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Мондый бәйгеләрдә җиңүчеләрне билгеләү бик авыр инде. Ул бит спорт ярышы түгел, ат ярышында ул катнашучы ничәнче килә, шул урынны бирәләр. Монда бит инде зәвыктан да тора, әсәрне сайлаудан да, барлык факторларны да исәпкә алырга кирәк. Әлбәттә, жюриның объективлыгыннан да. Бик кызыклы шәхесләр бар. Үзенчәлекле, сөйләү ягыннан да, җиткерү дә. Тулаем алганда, жюри объектив булырга тырышты, чагыштырып эшләдек. Мин инде профессионаллар турында әйтмим, алар – башка өлкә. Шушы әдәбиятка чынлап, ихлас гашыйк кешеләрнең безнең әдәби әсәрләрне сөйләргә теләве, халыкка тапшырырга теләве һәм сәнгатьле итеп башкаруы безнең өчен бик кадерле. Монда бит гади сүз сөйләү генә түгел, галиҗәнәп татар сүзен тәхеткә күтәрергә тырышу турында сүз бара, һәм кайберәүләр аны күтәрде дә.

Үткән елларда бәйге җәмәгатьчелек тарафыннан бик каты тәнкыйтьләнелгән иде, быел барысы да гадел булды, дип әйтә аласызмы?

– Безнең татар халкы тәнкыйтьләргә ярата инде. Аңа ошап бетәргә кыенрак. Эшләмәсәң – ялкаулар, эшләмиләр, эшләсәң – кимчелекләр зур, дип гаеплиләр. Кимчелекләр дә бардыр инде ул. Ләкин тулаем алганда без канәгать. Бүген Марат Әхмәтов бишенче бәйгене игълан итте, дисәк тә була. Бәйге җәелә бара – географиясе дә, катнашучылар да күбәя. Стимул премия генә түгел, иң мөһиме – безнең максат татар сүзенә, татар теленә мәхәббәт уяту.

«Баланы өйдә татарча сөйләштерү мөһим»

8-13 яшьлекләр арасында «Проза» номинациясендә 1 урынны Казан егете Сәйдәш Гарифҗанов яулады. Ул концертта Вакыйф Нуриевның «Инша» хикәясен сөйләде. Сәйдәш Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 4нче сыйныфында укый. Минем сорауларыма чатырдатып татарча җавап бирде:

– Әсәрне әнием белән бергәләп сайладык, әнием берничә әсәр тәкъдим итте. Укып чыкканнан соң, миңа Вакыйф Нуриевның «Инша» хикәясе кызык тоелды. Чөнки әсәрдәге хәлләр безнең дә сыйныфны хәтерләтә. Мин гаиләбездә дә, дусларым белән дә һәрвакыт татарча сөйләшәм, – диде ул.

Әңгәмәгә аның әнисе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Гарифҗанова кушылды:

– Әти-әниләр бүгенге көндә еш кына, бала барыбер татарча сөйләшми дип, кул селтиләр. Баланы рус балалар бакчасына биргәч, ул өйдә русча сөйләшә башлагач, аны тыймыйлар, бала – русча, ата-ана татарча сөйләшеп кенә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булмый. Баланы өйдә татарча сөйләштерү мөһим. Безнең гаиләдә без барыбыз да татарча сөйләшәбез, аңа карап, рус телен белмибез дигән сүз түгел, барысы да үзебездән тора.

«Иҗади гаилә» номинациясендә җиңүне Яшел Үзән шәһәреннән Нуруллиннар гаиләсе яулады. Гаилә башлыгы Айрат корпуслы җиһазлар ясау белән шөгыльләнә, Ильмира – мәчеттә дин сабаклары укыта, тәрбияче булып эшли. Гаилә – Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган «Балалар бакчасы – өйдә» программасы катнашучылары, балалар өйдәге балалар бакчасында тәрбияләнә:

– Мин Яшел Үзәндәге «Антошка» балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып урнаштым һәм үз балаларымны өйдә үзем тәрбиялим. Өйдә һәрвакыт татар телендә сөйләшәбез. Соңгы вакытта әлеге балалар бакчасы исеменнән бик еш төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Мин үзем шигырьләр табам, балаларны әзерлим. Үземнең шигырьләрем дә бар, үзем әни, үзем җитәкче, – дип уртаклашты Ильмира.

«Иҗади гаилә» номинациясендә 2нче урынны Түбән Кама шәһәреннән Нуруллиннар гаиләсе яулады. Гаилә башлыгы Илгиз табиб – хирург булып эшли, Зөбәрҗәт декрет ялында, гаилә 4 бала тәрбияли.

– Бәйгедә беренче тапкыр катнаштык, без бик шат, Казанга килеп, шундый зур концерта катнашабыз. Гаиләдә балалар белән татар телендә генә сөйләшәбез, алар татар балалар бакчасына йөри, улыбыз быел татар гимназиясенә 1нче сыйныфка укырга керергә әзерләнә. Мондый конкурслар бик кирәк, телебезне үстерү өчен, иҗади гаиләләрне барлау, аларга ниндидер стимул бирү өчен бу мөһим, – дип фикерләре белән бүлеште Илгиз.

Профессионаллар арасында беренче урынны Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алды. Ул Разил Вәлиевның 1987 елда Татарстан Республикасының Милли музеенда чыккан янгын турында язган «Музейда янгын» шигырен башкарды:

– Безнең тарихи, мәдәни мирасыбыз, тарихыбызны югалтуга җаны әрнегәннән тугандыр бу юллар. Мин әлеге чыгышымны Разил абый Вәлиевның якты истәлегенә багышлыйсым килә, – диде ул шигырьне сөйләр алдыннан.

Профессионаллар арасында 3нче урынны Татарстан Республикасының атказанган артисты, озак еллар Әлмәт татар драма театрында хезмәт иткән Фикрәт Сибгатуллин алды:

– Бәйгедә узган ел да катнашкан идем, быел 3 урынга лаек булдым. Бүгенге көндә Зәй районы Налим авылы клубында режиссер булып эшлим. Төрле бәйгеләр үткәрәбез, концертлар оештырабыз, авылда булсак та тик ятмыйбыз. 3 ел татар КВН лигасы «Әйдә, ШаяРТ»та «Зәй әбисе» командасында уйнадым. Авылда бит «тракторист-машинист широкого профиля» дигән әйтем бар, мин дә шундый широкий профилле артист инде, әле, кирәк булса, гармунда да уйныйм», – дип шаяртты ул. «8 ел элек Әлмәт шәһәреннән Фикрәтнең туган авылы Налимга яшәргә күченеп кайтып киттек. Аның авылга кайтасы килде, мин дә, «декабрист хатыны» сыман, һәрвакыт аның белән, – диде аңа кушылып хатыны Лилия ханым.

18 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында «Шигърият» номинациясендә 3нче урынга хәрби хәрәкәтләр ветераны, Чечняда булган, хәзер Украинадагы махсус хәрби операция катнашучысы Ленар Гарипов лаек булды. Аның чыгышын тамашачылар экран аша күзәтте, ул Эльвира Әхмәтова иҗат иткән «Мин кайтырмын» шигырен яңгыратты. Соңрак әлеге шигырьгә җырчы, композитор Гүзәлия көй язган, җыр яздырылган, клип төшерелгән. Әлеге клипны тамашачыларга да күрсәттеләр. Концертка батырның әнисе Гөлсөяр Гарипова чакырылган иде. Аңа улының җиңү кәгазен һәм чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Гөлөяр ханым Балтачта яши, гомере буе фермада сыер савучы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда, аның тагын бер улы Марат Гарипов хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Шулай ук әлеге номинациядә 3нче урынга Теләче егете Айрат Якупов лаек булды. Сәламәтлеге чикле булуына карамастан, ул инде 4 ел К.Тинчурин театры каршында оешкан «Могҗиза» театр студиясендә шөгыльләнә. Улының сәхнә белән мавыгуы турында Айратның әнисе Лилия ханым сөйләде:

– Шигырь бәйгесендә беренче мәртәбә 4нче сыйныфта укыганда катнашкан иде, шунда 2нче урынны алды, ул зур этәргеч булды. Бер бәйгедән кайткач, «Әни, нинди яңа шигырь ятлыйм икән», «Әни, әйдә, яңа шигырь ятлыйк, сайлыйк, укыш әле» дия башлый. Үткән елда әлеге бәйгедә Казан мэриясенең махсус бүләгенә ия булган идек. Шигырьләрне сайлаганда баштан кычкырып укыйм, Айрат үзенә охшаганын үзе сайлый. Шигырьне күңеле белән сайлый ул, төрле тематик бәйгеләр өчен ятлый ала, ләкин андыйларны тиз оныта. Үзе теләмәсә, мин мәҗбүр итә алмыйм. Ә күңелен биреп сөйләгән шигырьләрне истә калдыра. Бүген башкарган Мифтахетдин Акмулланың «Синең биш асылың» шигырен инде берничә ел элек ятлаган иде.

Бәйгенең төп яңалыгы тагын бер махсус – «Туган тел» номинациясен булдыру. Бу номинация кысаларында Татарстанда һәм Россиядә яшәүче милләтләр үзләренең туган телләрендә әсәрләр башкардылар. Сәхнәдә мари, удмурт, мордва, чуваш телләре яңгырады. Әлеге номинациядә 1нче урынга Мари республикасы Морки районыннан Антон Алексеев лаек булды, мари халык киеме килгән, аягына чабата бәйләгән егеткә күпләр игътибар иткәндер: – – Әлеге бәйгедә мари теле буенча укытучым катнашырга тәкъдим итте, мин теләп ризалаштым. Җиңгәч, бик шатландык, Казан бик матур шәһәр икән, без монда беренче тапкыр. Шигырем мари егетенең авыр язмышы турында. Без өйдә әти-әни белән русча, ә авылда, әби янында мари телендә сөйләшәбез. Мин 10нчы сыйныфта укыйм, мәктәптә мари телен туган тел буларак түгел, ә дәүләт теле буларак өйрәнәбез. Дәресләр атнага 1 тапкыр үткәрелә, – дип сөйләде Антон.

Илшат Әминов: «Туган телегезне белегез»

– Безнең өчен бу – бик зур конкурс, чөнки без монда татар телен һәм милли телләрне белгән, яраткан, кулланган һәм киләчәк буыннарга тапшырган кешеләрне җыябыз, менә шул аның төп мәгънәсе. Чөнки андый кешеләр азаеп бара, без аларны туплап, бергәләп тотсак, әле татар теле яңгырар. Мари теле дә, удмурт теле дә яңгырар, дип ышанам. Гаиләләрнең шулай бергә килүләре, аннан соң без аларны телевизордан күрсәтүебез – үзе бер реклама. Туган телегезне белегез, өйрәнегез, сөйләшегез, – дип бәйге турында үзенең фикерен белдерде «Татар сүзе» дүртенче халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесенең гала-концертында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

37 җиңүчегә 37 видеоязма һәм 5 телевизион тапшыру әзерләнәчәк. Гала-концертның телеверсиясен 20 апрель көнне 15:00 сәгатьтә «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында карарга мөмкин. Ә 26 апрель, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Гала-концерт «Шаян ТВ» каналында күрсәтеләчәк.

«Татар сүзе - 2024» бәйгесеннән фоторепортаж

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.