Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:28, 08.04.2024

«Туганнары каршында үлде». Ишембайда төнге клубта яшь егетне үтерүчене эзлиләр

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә төнге клубта яшь егеткә пистолеттан аткан кешене эзлиләр. Кайсыбер телеграм-каналлар аны тотканнар, ул күрсәтмә бирә, дип хәбәр итсә дә, ул әлегә кадәр эзләүдә. Бу турыда «Башинформ» тикшерүчеләргә сылтама белән яза.

«Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүчене эзлиләр», – дигәннәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Тикшерү версиясе буенча, 6 апрельгә каршы төндә шәһәрнең төнге клубларының берсендә ике компания арасында низаг сугышка әверелә. Бер кеше пистолет куллана, нәтиҗәдә клубка килгән 23 яшьлек егет зыян күрә. Атучы кача, яраланучыны хастаханәгә илтәләр. Соңрак ул аңына да килмичә, туганнары каршында вафат була, дип яза «Башинформ».

Җинаятьтә шикләнелүченең зур булмаган бизнес – кафе һәм шашлычная тотуы билгеле. Хәзер ул хокук саклаучылардан качып йөри, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.