Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:00, 08.04.2024

Зөлфәт Зиннуров волейбол уйнаганда кулын имгәткән

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров көтмәгәндә бәлага тарыган, волейбол уйнаганда кулындагы бармагын имгәткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә травпунктка китеп барганда хәбәр итә.

«Менә иптәшләр бармак кәкре, волейбол уйнаганда тупны җайсызрак алдым. Хәзер бөгелми дә, калганнары бөгелә. Күрше белән травпунктка киттек. Менә шундый маҗаралар. Нишләтерләр икән инде? Бармакны тартып урынына утыртырлармы икән, әллә ренгент ясап маташырлармы? Кем белгән бәлки сынгандыр. Менә бәла аяк астында дигән сүз шул инде ул. Бер уйлаганда волейбол куркынычсыз спорт төре бит инде», – дип сөйләп бара ул машинада.

Аннары Зөлфәт табиб бүлмәсенннән язылучылары белән элемтәгә чыга. «Табиб бармакны шалт итеп урынына утыртты. Рәхмәт сиңа, брат. 12нче хастаханәдә иң яхшы табиблар эшли, моңа тагын бер тапкыр инандым», – ди шоумен чәнти бармагын әле авырдан селкетеп.

Источник: Intertat
просмотров: 53

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.