Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

00:00, 08.04.2024

Катнаш гаиләдә кунакта: «Иконалар да бар бездә. Елга ике тапкыр Коръән ашы да уза»

Мәхәббәтнең милләте бармы соң?

Илнур һәм Галина Вәлиуллиннар – Теләче районы Үзәк бистәсеннән. Кичәдә татар һәм рус милләте вәкилләре гаиләдә дус-тату яшәүләре турында сөйләде.

– Илнур абыйны мин кешеләргә авырлык килгәндә беренче булып ярдәм кулы сузучы, киңәш бирүче кеше буларак беләм. Галя апа күп еллар колхозда хисапчы булып эшләде, үз эшен намус белән башкарды. Аларның гаилә нигезе бар эшне киңәшләшеп эшләгәнгә күрә һәрвакыт таза, нык дип уйлыйм, – диде кичәнең алып баручысы Зөлфия Ибраһимова.

«Теләче-информ» мәгълүмат үзәге оештырган «Җылы безнең гаилә учагы» кичәсенең геройлары – тормыш дигән юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр иде.

Оясында ни күрсә – очканында шул булыр. Зөлфия Ибраһимова халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкаленең бүген дә актуальлеген югалтмавын билгеләп үтте. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтуын сагынып көтә торган нигез кирәк. Гаилә – ата-ана тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул…

Уйлап карасак, мәхәббәтнең милләте бармы соң? Әллә инде кешенең эчке дөньясы күпкә мөһимрәкме? Нинди дин, ил – аерма юк, иң мөһиме: яхшы кеше булсын, дигән фикерне бик еш ишетергә туры килә. Үзенең милләтен, телен, динен мәхәббәттән өстенрәк куючылар да бар...

Мин танышкан Вәлиуллиннар гаиләсе һәр халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, тигез күреп яшәвен сөйләде.

«Мәктәптә укыганда класста мин берүзем рус кешесе идем»

– Илнур ягымлы, яхшы күңелле, кызларга яхшы мөгамәләдә булуы белән җәлеп итте, – дип сүзне башлады Галина апа. – Класста мин пионервожатый булдым, ә ул фотограф иде. Классыбыз белән экскурсиягә бардык та, шунда якыннанрак таныштык. Илнур – әйбәт холыклы кеше, саклаучы, яклаучы. Аннары ике ел армиядән кайтканын көттем.

– Икегез дә тыныч холыклы кешеләрме?

– Ул кычкыра башласа, мин басып торам. Мин кычкыра башласам, ул тып-тын була (елмая). Балаларга мин ачуланам икән, ул берни әйтми. Ул ачулана икән, мин дәшмим. Шулай килешеп куйган идек без.

– Туганнар Сезнең гаилә коруны хупладымы?

– Баштан аның әти-әнисе дә, минем әти-әнием дә каршы иделәр. Аннары йомшардылар, аның туганнары мине бик хөрмәт итә, яраталар. Аның ягыннан да, минем яктан да барлык туганнарыбыз безнең гаиләне ярата. Минем туганнарым да Илнурны хөрмәтлиләр. Рус ашларын да, татар ашларын да үткәреп торабыз. Бездә барысы да бертигез дәрәҗәдә.

– Галина апа, мактыйм әле үзегезне, татарча бик әйбәт сөйләшәсез! Илнур абый өйрәттеме?

– Мәктәптә укыганда класста мин берүзем рус кешесе идем. Илнур белән йөргәндә ул минем белән күбрәк татарча сөйләшә башлады һәм татарча сөйләшергә өйрәндем. Хәзер миннән: «Син керәшен түгелме?» – дип тә сораучылар бар. Мин Теләче районында туып үстем, әти-әниләрем дә шушында 60 елдан артык бергә яшәделәр. Аллага шөкер! – диде Галина апа.

«Бәхетле булуымны телисезме? Алайса кысылмагыз!»

– Илнур абый, ничек таныштыгыз? Галина апаны ничек кабул итәрләр икән, дип борчылдыгызмы?

– Казанга экскурсиягә баргач, якыннан таныштык, – дип сөйли башлады Илнур абый Вәлиуллин.

– Мин фотограф буларак төшерергә бардым, ә булачак хатыным пионервожатый иде. Кайткач, татарча курчак театрын карарга бардык. «Ә мин татарча берни аңламыйм», – диде ул. «Бер дә борчылма, тәрҗемә итәрмен», – дип тынычландырдым. Карыйм, үзе белән энесен (племяннигын) да ияртеп алып килгән. Бик бәләкәй иде, шундук йокыга китте ул. Күтәрешеп алып кайттым. Өйләренә кайтып җиткәч: «Чыкмыйсыңмы хәзер?» – дип сорагач: «Хәзер, энемне кертәм дә чыгам», – диде. Шаяртып кына әйткән кебек булды ул... Шуннан соң очрашып йөри башладык. 5 ел йөрдек. Ул мине армиягә озатып калды, армиядән кайтканымны көтеп торды, каршы алды. Армиядән 1984 елда кайттым да 1985 елда өйләнештек.

«Рус милләтеннән бит», – дип әйтүчеләр булды. Мин дә җебеп төшкәннәрдән түгел. Әти-әнигә: «Сез минем бәхетле булуымны телисезме?» – дидем. «Телибез», – диделәр. «Алайса кысылмагыз», – дидем. Шуннан соң ул сорау күтәрелмәде. Дуслык – мәхәббәткә, мәхәббәт гаиләгә әйләнде.

«Бездә икона да бар, Коръән ашлары да уза»

– Өйләнешкәннән соң, әти-әниләрегез белән бергә яшәдегезме?

– Бертуган абыем да өйләнде, аннары 4 айдан соң, безнең дә туй булды. Әти белән әни – залда, чаршау аркылы гына без ята идек. Гомер буе дус-тату тордык. Озак та үтми, совхоздан фатир алдык. Йортның беренче каты – кирпеч, икенче каты агачтан иде. Икенче катына без күчендек. Мин ул вакытта яшь белгеч, хатыным хисапчы булып эшләдек.

– Сөйгән ярыгызның кайсы сыйфатлары Сезне җәлеп итте икән?

– Ачык кеше ул. Туры сүзле. Андый кешенең эчендә пычрак булмый, дип әйтәләр. Эчендәге – тышында. Эченнән явызлык эшләп йөрүче астыртын кешеләр дә була, Галина андый түгел. Бик чиста, пөхтә. Әти-әниләрне бик хөрмәт итә. Йөргәндә үк шулай сөйләшеп куйган идек, аннары бергә тора башлагач та, бер көн – әниләргә, бер көн әбиләргә бара идек. Ялгыш кына да ике көн йә минем әниләрдә, йә аның әниләрендә ятмадык. Ике якны тигез күрдек, бу хәзер дә шулай дәвам итә.

– Галина апаның туганнары сезне ничек кабул итте?

– Барысы да мине яраттылар. Галинаның әнисе – Дарья әби авырганда, мин аны мунчага күтәреп алып керә идем. Мин өйдә булмасам, мунча керми иде. «Илнур гына күтәреп керсен, ул гына йомшак куллы, ул гына алып керсен», – ди иде. Юындырганнан соң, аннары күтәреп алып чыга идем. Кәефләрен күтәреп йөрдем. Хәзер инде әбиләрнең йортлары юк, бөтенесе безгә кайталар.

– «Ул вакытта булачак хатыным татарча белми, үзем тәрҗемә иттем», дигән идегез...

– Аның апасы бар иде. «Апа татарча белә иде, дус кызлары да татарлар иде», – дип әйтте. Шуннан соң минем белән дә гел татарча сөйләшеп, телне өйрәнде. Аннары хорларга да йөри башлады. Өйләнешкәч тә, бабайлар янына баргач: «Әйдә, русча сөйләшик», – дигәч тә: «Юк, мин татарча сөйләшәм», – диде. Балалар да татарча белә. Менә хәзер кодагыйлар, татарлар булсалар да, телләрен вата-җимерә, оныкларны русча сөйләштерәләр. Оныклар безгә кайткач, хатыным аларны аңламаганга сабышып, татарча сөйләштерә, оныклар белән гел татарча сөйләшә.

– Ике динне тигез күрәсезме?

– Дөресен әйткәндә, өйнең бер почмагында иконалар да бар бездә. Күзгә бәрелми. Хатынымның да динен хөрмәт итәргә кирәк бит. Поминкаларга 3-5 елга бер җыелып алсалар да, елга ике тапкыр һәрчак Коръән ашы уздыра.

Менә хәзер дә махсус хәрби операциядәге солдатларга кирәк-ярак әйберләр әзерләп җибәрәбез. Хатыным барлык чыгымнарны үз өстенә алып, ашлар, пылау, гөбәдия пешереп, авыз ачтыра. Алла бирсә, клубта җыелабыз, дигән идек.

– Гаиләгездә беркайчан да милләт төрлелеге буенча аңлашылмаучанлыклар булмады, димәк?

– Юк-юк. Ул яктан, күз тимәсен. Барысы да яхшы.

– Балаларыгыз турында да сөйләп үтсәгез иде.

– Ике улыбыз бар. Аларның икешәр балалары бар, Аллаһка шөкер, бер килеш яшәп яталар. Биектауда яшиләр, кунакка кайткалыйлар. Кайчак без дә аларга кунакка барабыз. Кода-кодагыйлар белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә без, беркайчан да сүзгә кергән булмады.

«Бәхет акчада түгел»

– Хәзер сез кайда эшлисез?

– Хатыным совхоз таралганчы шунда хисапчы булып эшләде, аннары авыл клубында контролер булып эшләде. Контролер булса да, тик утыра белми, техничка эшен дә башкарды. Пенсиягә чыкканнан соң 1 ел эшләп алды да аннары лаеклы ялга чыкты. Хәзер инде махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә, булыша.

Мин исә кооператив техникумда укыдым, сәүдә өлкәсендә эшләдем. Грузчик, экспедитор, товаровед, комбинат һәм контора директоры, җәмәгать туклануы җитәкчесе булдым. Минем күзгә карап торучылар белән генә эшләдем. Сәүдә өлкәсеннән киткәч, шәхси эшмәкәр булдым. Аннары мәдәният йортына эшкә чакырдылар.

– «Җылы безнең гаилә учагы» кичәсенә үзегез ясаган кул эшләнмәләрен дә алып килгәнсез, барысын да үзегез ясыйсызмы?

– Мин бәләкәйдән үк чеканкалар ясый идем. Аннан соң, тимердән пычак ясап, кулымны канга батырып бетердем. Тора-бара пыяладан ясый башладым. Хәзер инде фото-видео белән мавыгам. Фотографияләрне туплап, төрле альбомнар ясап чыгарам, монтажлар эшлим. Һади Такташның оныгы Искәндәр Такташ белән фотокүргәзмәләр ясап йөргән идек. Лазер кисү станогын алып куйдым, агачтан төрле шкатулкалар ясыйм. Иң мөһиме – мин акчага эшләмим. Барысын да үзем ясап, кешегә бүләк итәм. Миңа акча кирәк түгел, бәхет акчада түгел.

– Илнур абый, Галина апа белән гаилә корганыгызга ничә ел булды?

– 1985 елда өйләнештек, 39 ел бергә иңне-иңгә куеп яшибез, шөкер.

Илнур абый һәм Галина апа Вәлиуллиннар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора. Аңлашу, бер-береңә хөрмәт булганда, милләтара проблемаларны да, килеп туган кыенлыкларны да җиңәргә була икән. Яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр күп булсын, һәр гаилә әгъзасы да бер-берсен кадерләп, санлап, яратып яшәсә иде.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.