«Хәерле имин иртәләр! Кайттым мин, өемә....ике көнгә. Шушы ике көндә дүрт җыр яздырып... 52 көн буена җыелган эшләрне, җайлап өлгерергә кирәк. Һәрбер күзгә берәр сәгать йоклап алам да», – дип язган гастрольләрдән кайтып кермәүче Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә.
Бу хакта җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева да «Казаннан чыгып киткәнгә 52нче көн. Казанга кузгалабыз», – дип хәбәр иткән иде.
«Бик күп эшлисең. Үзеңне сакла!» – дип борчылып язган аңа бер тамашачысы. Гастрольләр узган шәһәрләрдә яшәүчеләрдән «концертның шәп, күлмәкләренең дә искитмәле» дигән кайтавазлар килгән.