Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 07.04.2024

«Аяк-куллары бәйле, колаклары юк». Авыл хуҗалыгы белгечләрен вәхшиләрчә үтергәннәр

Ростов өлкәсендә авыл хуҗалыгы кооперативында эшләүче инженерны һәм аның хезмәттәшен вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнеп, 3 кешене тоткарлаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2 апрельдә 41 яшьлек баш инженер һәм аның белән эшләүче 52 яшьлек ир-ат үз машиналарына утырып өйләренә кайтып китә. Ләкин икесе дә өйгә кайтып җитми.

Аларны шул ук кичтә эзли башлыйлар. 4 апрельдә ир-атларның мәетләре табыла. 41 яшьлек ир-атның гәүдәсе машинада, 52 яшьлек ир-атның мәете сулыкта була.

Инженерның куллары һәм аяклары бәйләп куелган, муены киселгән, колаклары да кисеп алынган. Аның машинасы да табылган.

Җинаятьтә шикләнелүчеләр дә шул ук вакытта барлыкка килә. Тикшерү версиясе буенча, аларның берсе – 32 яшьлек ир-ат. Аның хатыны, башлангычта укучы баласы бар.

Тагын 2 ир-атны өлкәнең бер районында тоталар. Алар белән оперативниклар эшли.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» чыганагы белешмәсе буенча, мәрхүм ир-атлар эштән соң кем беләндер җитди сөйләшүгә барырга җыена. Җинаятьтә шикләнелүчеләрнең берсе – 32 яшьлек ир-ат – шушы авылда ук яши, 41 яшьлек тагын бер ир-ат – шушы кооперативта эшләүче кеше.

Җинаятьтә шикләнелүченең танышлар сүзләренчә, ул Ростов өлкәсе һәм Калмыкия чигендәге зур булмаган бистәдә туган. Яхшы гаиләдә үскән, яхшы гына укыган.

«Үсмер чакта волейбол һәм тенис белән мавыга, шактый популяр үсмер була, бөтен кызлар аның артыннан йөри», – дигән танышы.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.