Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 07.04.2024

Рафис Калимуллин: «Бертуган апамның күршеләрендә газ баллоны шартлады»

Нурлатның Завод урамындагы 2 катлы йортында, тарттырылган түшәм ясаганда, газ баллоны шартлап, 4 фатир янды. 4 кеше зыян күргән. Фаҗига урынында олы яшьтәге хатын-кызның мәете табылган.

Җырчы Рафис Калимуллин шушы йортта яшәгән һәм фатирсыз калган гаиләгә ярдәм җыюын хәбәр итте.

«Кичә бертуган апамның күршеләрендә газ баллоны шартлады. Гаилә йортсыз калды. Киемнәр һәм акча җыябыз, дусларым. Аллам сакласын.

Фатирда мәче калган булган, ул да янып беткән. Алар документларсыз, бернәрсәсез урамда калды», – дип, Әлфиягә ярдәм кулы сузарга чакыра Рафис Калимуллин.

Аның сүзләренчә, әлегә акчалата ярдәм җыялар. «Аларга киемнәр дә, яңа әйберләр дә кирәк булыр. Гаиләдә 3 бала бар», – дип төгәллек кертә җырчы. Бер кызга 6 яшь икәнен, малайга 6 ай гына булуын искәртә.

Инде 101 000 акча күчерелгән, ярдәм килеп тора икән.

Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.