Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:18, 07.04.2024

Башкортстанда яңа туган кызга малай исеме кушканнар, Эльвира, Амелия дигән малайлар бар

Башкортстанда яңа туган кызга ир-ат исеме кушканнар. ЗАГС реестры мәгълүматлары буенча, балага Кирилл дигән исем сайлаганнар.

Уфа психологы Алиса Курамшина ата-аналарның ни өчен мондый карарлар кабул итүен аңлатты, дип яза UfacityNews.ru.

Психолог фикеренчә, кайбер очракларда баланың җенесенә туры килмәгән исемне ата-аналар үз баласын халык арасыннан аерып күрсәтергә, аңа индивидуальлек бирергә теләгәннән сайларга мөмкин.

«Бу уникаль шәхес тәрбияләү һәм ата-ана буларак үз шәхесеңне ассызыклап күрсәтү теләгенең чагылышы була ала», – ди Алиса Курамшина.

«Мондый карарлар документларны тутырганда киткән хата яки аңлашылмаучанлык нәтиҗәсе булырга мөмкин, ләкин гомумән алганда, баланың исемен сайлау – бу бик шәхси карар, ул төрле факторлар һәм мотивлар белән бәйле була ала», – дип өстәде психолог.

Басма моңа кадәр яңа туган балага аның җенесенә туры килмәгән исем бирелүнең башка очраклары турында да язган. Мәсәлән, бер малайга Амелия, икенчесенә Эльвира дип исем кушканнар.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.