Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:34, 07.04.2024

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт»: Туфан Имаметдиновтан мәгънәсез (үзе шулай диде) спектакль

Нәрсә ул хип-хопера? «Хипхопера» (уртада сызыксыз) – рэпка корылган спектакль, ягъни, яңа төр музыкаль-театраль жанр. «Хип-хопер» (азакта «а» хәрефсез) – хип-хоп жанры белән шөгыльләнүче. Тинчурин театры нәкъ менә «хип-хопера» дип язган, ягъни, аерып торган сызыгы да бар, азактан «а» хәрефе дә. Компьютерның ворд программасы моны хата дип күрсәтеп, бик таләпчән рәвештә, сызык куймыйча язуымны сорый. Әмма без Тинчуриннарча языйк инде.

Спектакльнең програмкасында яшь чикләре 18+ дип куелган, сайтта 16+. Спектакльне карадым: 16 яшьлекләргә ишетергә-күрергә ярамаслык әйбер юк, күрәсең, театр башта үз иминлеген кайгыртып, «бәласеннән башаяк» дип, яшь чикләрен арттырып куйгандыр. Аннары, уйлый торгач, киметкәндер.

Спектакльнең режиссеры – Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Ул «Ittifak» беренче рэп төркеме музыкасы белән спектакль чыгарырга күптән – театрга яңа килгән заманнарда ук хыяллана иде. «Сюжет беләнме?» – дип сораганым да бар аның сюжетсыз «Галәм. Әгъләм» шигъри спектаклен күздә тотып. «Сюжет белән», – дигән иде.

Әлеге «сюжетлы пьеса»ны язарга Илгиз Зәйниевка заказ бирелгән. Илгиз 2 пьеса язган. Ягъни, беренчесе кабул ителмәгәч, икенчесе язылган һәм «ура» дип кабул ителгән.

Спектакльнең үзе турында язганчы, театрның аудиторияне әзерләвен күзәтик. Чөнки Туфан Имаметдинов – форма/форматлар режиссеры. Спектакль анонсына багышланган матбугат конференциясе Рәмиев исемендәге IT-паркта урнашкан тавыш яздыру студиясендә узды. Кысан студиядә наушниклы спикерларны тыңлап утыру матбугат конференциясе өчен уңайлы димәс идем. Спектакльдә Матурова ролен башкарачак Гүзәл Галиуллинаның (Гафарова) рэп җырын беренче булып тыңлау хакына түздек инде.

Туфан Имаметдинов: «Яшьләр хәзерге вакытта үз дөньяларында яши. Бер яктан – алар 1 көн белән яши, 1 көнлек видео төшереп, популярлыкка омтыла. Аларны ул дөньядан ничектер чыгарырга кирәк. Икенче яктан, хип-хоп – урам мәдәнияте, ачык мәдәният. Яшьләр дә үз проблемалары турында язылучылары белән ачыктан ачык сөйләшәләр. Без бик ачык сюжетлы пьесага алындык, икеләтә-өчләтә мәгънә юк. Рэп юнәлеше үзе дә шундый».

Ильяс Гафаров: «Студент чагында заманча музыка тыңлаганда, шундый ук музыканы татарча тыңларга теләдек. Татар телендә андый музыка аз иде: Зөлфия Камалова, Мубай, «Алканат» килеп чыкты. Алга барырга теләп, студент чагында беренче төркемебезне оештырдык. Спектакль – безнең җырларның яңа тормышы. Аудиода яңгыраган әйбер сәхнәгә куелып, кеше күреп, тоеп, шунда катнашып, үзе аша үткәрә ала. Без, спектакльнең беренче һәм соңгы текстын укып карагач, яңа мәгънәләр ачтык һәм киңрәк аңлый башладык».

Аннотациядән юллар: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы социаль челтәрләрдә алга сөрелгән «витрина» тормышыннан көлә. «Җиңел» акча эшләү һәм табыш алу максатыннан гына буш популярлык яулау омтылышы белән янган зумерлар буыны вәкилләре кая барып чыгар? Флешка, рэп яки мәхәббәт – моның кайсы мөһимрәк?»

Тинчурин театры бу спектакльгә яшь аудитория килер, дип өметләнә. Яңа аудиторияне кем китерә ала? Блогерлар дип саный театр. Ягъни, спектакльдә тәнкыйтьләнгән «витрина тормышы»ның пропагандистлары үзләре. Яңа аудиторияне җыю өчен театр блогерлар белән эшли башлаган. Блогер-показ – шуның бер мисалы: тыелган социаль челтәрдә мең ярымнан башлап 5-10-15 мең язылучысы булган рус телендә эшләүче блогерларны театрга кунакка җыйганнар. Аларга театрның әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин экскурсия уздырган. Блогерлар арасында татарча эшли торган Фагыйлә Шакирова, Олеся Дмитриева, татар контенты белән эшләүче Ләйлә Лерон кебекләр юк иде, чакырылмаганнар. Театр маркетологларына күбрәк күренәдер – бирсен Ходай, килсен күпләп яңа аудитория.

ххх

Инде спектакльнең үзенә килик. Матбугат конферениясеннән чыгып фикер йөрткәндә, бер дә ошамас кебек булса да, нигәдер үзләре «беркатлы», «мәгънәсез» дип ярлык такса да, килешеп бетмәс идем. Театрларда беркатлы һәм мәгънәсез спектакльләр күп лә ул. Аларның күбесе белән чагыштырсак, бу – әйбәт спектакль. Чагыштырмасак та, әйбәт кенә. Һәрхәлдә спектакль караган вакытымны кызганмадым. Спектакльләргә артистларга аеруча зур рәхмәт хисләре белән чыктым.

«Ittifaq» беренче татар рэп-төркеме җырлары үзенчәлекле сюжет белән баетылган. Тамаша ике музыкантның – Башбаштаков белән Моңнуллинның беркатлы әңгәмәсеннән башлана. Алар бетәшкән машиналарында татарча рэп тыңлап баралар. Рольләрдә – Артем Пискунов белән Салават Хәбибуллин. Егетләр музыкаль бәхәснең чишелешен (чайкыймы бу музыка, юкмы) табу өчен, Афәринов (Зөлфәт Закиров) янына киләләр. Ә анысы бер бандит өчен таткоиннар, криптовалюта, ягъни мәсәлән, җыеп ята икән. Дөресрәге, Рамил Минханов уйнаган персонаж Ристанов шулай уйлый. Ә Афәринов белән Матурова әлеге таткоиннар белән Дубайга очмакчы. Шунда ялгыш кына флешкалар алыша да бераз гына буталыш булып ала. Әле алга таба ГАИ инспекторы Миңаевны бәреп егалар. Тамаша дәвамында кайсыбер персонажлар элеккеге мәхәббәтләрен очраштыргалаштыргалыйлар, кайсы кемне очратканы хәтердә калмады, хәер, мөһим дә түгел. Сәхнә читендә утырган яшел чәчле егет (Илмас Насретдинов) вакыйгаларны аңлатыштырып та бара, аның бер сүзе хәтердә дә калды: флешка – ул хәтер. Ягъни, флешка буташтырып йөрүчеләр хәтерне саклау өчен йөгерешәләр булып чыгамы?

Артистлар, драматург язган сюжетны уйнаган арада, селкенештереп, рэп җырлаштырып/сөйләштереп алалар. Дөрес, сүзләре бөтенләй дә аңлашылмый, хәер, алдан ук «спектакльнең мәгънәсе юк» дип рекламалагач, аның текстын тыңлар өчен колакны торгызып та азапланмаган идем. Ә тыңлап баксаң, мәгънәсе бар икән ләбаса:

«Буш бу дөньяда мәгънә җуела,

Моңланып кына йөрсәң, канат каерыла.

Көл һәм шаярт, бездә артыгы ярамый.

Тамашачы усал, трагедия карамый».

Хөрмәтле театр, тамашачы буларак сорыйм: бик карар идек тә, кайда соң сезнең трагедия жанрындагы спектакльләрегез? Афишагызны карап чыктым: бар булганы комедия, трагикомедия, сатирик комедия, лирик комедия, җырлы-биюле комедия, музыкаль трагикомедия, ниһаять, шушы башбаштак комедия... Афишагыз буйлап төшеп май азагына җиткәндә бер драма, бер мистик драма һәм бер-ике мелодрама да очрады, булган хәл һәм интерактив спектакль жанры да күренеп узды.

Тагын бер аңлашылмаган әйбер: хани заман рэперлары кебек киенгән Башбаштаков белән Моңнуллинның прототибы – татарның альтернатив музыкасы вәкиле, «Yummy Мusic» лейблын гамәлгә куйган музыкант, Казан Кремлендә узучы «Tatcultfest» фестивален оештыручыларның берсе, Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы мәдәният советы әгъзасы Ильяс Гафаров дип әйтергә теләмисездер бит, хөрмәтле спектакль чыгаручылар? Ильяс үзе дә «спектакль – безнең җырларның яңа тормышы» дип торгач, бөтенләй аптырашта әле мин.

Әгәр режиссер бүгенге яшь кеше турында спектакль куя икән һәм аларны «аңгыра шамакайлар» дип күрсәтә икән, нигә аның нигезенә нигездә (каламбур өчен гафу үтенәм. авт.) яшь буын интеллектуаллар тыңлаган «Ittifaq» төркеме салынган? Әллә режиссер, шул интеллектуаллар өлкәнәйде дә, алар урынына «витрина» тормышын алга сөргән аңгыралар килде, диме? «2005 елда оешкан «Ittifaq» беренче татар рэп-төркеме җырларында татар яшьләренең 2 буыны үсеп чыкты. Бумерлар урынына миллениаллар, миллениаллар урынына зумерлар килде. Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне һәм принципларны үз итә?» дигән сораулар куелган програмкадагы аннотациядә.

Ни өчендер бүгенге яшь тамашачының рэплы спектакль заманча дип тәңгәлләштерүе дә бераз көлке булып китте. Динозавр аулаганда рэп җырлаганнармы-юкмы икәнен белмим, әмма да ләкин совет заманында ук булган, 90нчы елларда ук популярлашкан жанр түгелме соң ул? Кай җире заманча соң спектаклегезнең?

Инде бүгенге яшьләрнең җыелма образы буларак күрсәтелгән Моңнуллин белән Башбаштаковка килсәк, «яшьләр аңгыра» дип әйтәме режиссер? Әллә, бүгенге яшьләр «өлкән буын аңгыра» дип әйтә, дип уйлыймы? Әллә бүгенге яшьләр өлкән буын турында «алар безне аңгыра дип уйлый» дип уйлыймы? Ой, авторлар үзләре мәгънәсез дип санаган әйбер турында уйланып, ниндидер мәгънә чыгарырга азаплана башладым ахрысы. «Һәр дәвернең була үзенә күрә сволочы (каһәр суккыры!)...» дип язган Такташ, шуңа күрә мин теге замандагылар – шулайрак, болары – болайрак, дип бүлгәләүне аңламыйм.

Ә бит әйбәтләп уйласаң, спектакль мәгънәсез дә түгел инде. Җиренә җиткерелеп уйнатылып бетмәсә дә «флешка – хәтер» мәгънәсе бар, социализм лозунгларындагы кебек «Хезмәт кешесенә – дан!» мәгънәсе бар, чөнки хезмәт кешесе Вәли азакта җиңүче булып кала. Ай, тагын мәгънә эзләү белән мавыгып киттем, Туфан Имаметдинов финалда артистларыннан тамашаны мәгънәсез дип әйттергән икән, аныңча булсын!

Кыскасы, хөрмәтлеләрем, финал да ясый алган булсагыз, рәхәтләнеп бер карап чыгарлык спектакль чыгар иде «Флешка...»гыздан. Хәер, болай да ярый инде, Тинчурин театры труппасы шәп артистлардан тупланган – алар теләсә нәрсәне менә дигән итеп уйнап чыгарлык. Туфанны да хыялдагы спектакленең чыгуы белән котлыйм. «Флешка...» күрергә килгән яңа аудиториягез өчен тагын яңа спектакльләр чыгарырга язсын.

Декорация турында әйтергә онытканмын: идеясе кызыклы – күп нәрсә видеопроекция белән хәл ителгән. Ә менә киемнәр ай-һай... алар махсус шулкадәр зәвыксызландырылганмы соң әллә? Ни өчен? Нигә тамашачыдан шулкадәр үч аласыз? Сез үзегез мәгънәсез дип атаган спектакльгә килгән өченме? Гафу итегез, рәссам Лилия Имаметдинова эшенә (костюм өлешенә) уңай билге куя алмыйм.

Спектакльдәге җырлар авторлары – Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев, Зөләйха Камалова. Хореографы – Марат Казыйханов. Ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров. Видеодизайнер – Чыңгыз Абызов. Рәссам – Лилия Имаметдинова.

Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.