Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

07:00, 07.04.2024

«Динар үзенең күптән көтелгән кызы туачагын белми дә калды»

Динар Кадыйров 1993 елның 20 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа.

«Безне мәктәп таныштырды»

Динар Кадыйров 1993 елның 20 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. Балачагы һәм яшьлеге шунда уза. 2001 елдан 2012 елга кадәр Риза Фәхретдин исемендәге 1нче татар гимназиясендә укый.

Динарның әнисе Камилә Гәрәева аны монда 1нче сыйныфка ничек алып килүен искә төшерә.

«Динарны монда алып килүем әле күптән түгел генә кебек, нәкъ менә монда без 1нче сыйныфка килдек. Ә мәктәпне тәмамлаганда, менә шушы якта басып торды – барлык тантаналы линейкалар да биредә үтте», – дип сөйли Камилә ханым.

«Динар бик кыю һәм батыр кеше буларак исемдә калды. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде. Ул һәрвакыт ачык, елмаеп исәнләшә иде», – дип искә ала 1нче гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина.

Динар Кадыйров булачак хатыны белән дә шушы гимназиядә таныша. Алар бер сыйныфта укыганнар.

«Безне бу мәктәп таныштырды. Башта без сыйныфташлар, дуслар гына идек. Туган көннәргә, походларга йөрдек, ансамбльдә парлап биедек», – дип истәлекләре белән уртаклаша сугышчының тол хатыны Айназ Кадыйрова.

Чыгарылыштан соң алар төрле югары уку йортларына укырга керә, төрле шәһәрләргә китәләр. Динар Казан федераль университетын тәмамлый, аннары армиядә хезмәт итә. Яшьләр элемтәләрне өзми, хатлар аша аралашуларын дәвам итә. Динар армиядән кайтканнан соң, алар өйләнешергә карар итә.

Тиздән аларның уллары туа. Динар үзенең беренче баласын чын ир-ат, Ватанны саклаучы итеп тәрбияләргә хыяллана. Чөнки балачагыннан ук ул хәрби булырга хыяллана, хәрби тарих белән кызыксына, даими рәвештә «Мускул» хәрби-патриотик клубына йөри.

Айназ Кадыйрова: «Безне мәктәп таныштырды. Башта без сыйныфташлар, дуслар гына идек. Туган көннәргә, походларга йөрдек, ансамбльдә парлап биедек».

Фото: © Юрий Евграфов, t.me/pressalmet

Динар үзенең күптән көтелгән кызы туачагын белми дә калды

2022 елның октябрендә Динар Кадыйров өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Аны взвод командиры итеп билгелиләр. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул максатчан кеше, батыр сугышчы була.

2 айдан соң, 30 декабрьдә, лейтенант Кадыйровның подразделениесе артиллерия һөҗүменә дучар була. «Динар Кадыйров батырларча һәлак була», – дип сөйләде Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров.

Аның сүзләренчә, миномет һөҗүме астында ул отрядның бер өлешен ут астыннан чыгара. Офицер яраланган иптәшләрен коткару өчен кире әйләнеп кайта, ләкин снаряд кисәкчеге аның гомерен өзә.

Динар Кадыйров, батырлыгы өчен, РФ Президенты Указы белән, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.

Югалту ачысына карамастан, Айназ Динарның хатыны булуы һәм аның чын герой, үз Ватанының патриоты булуы белән горурлана. Ул иренең истәлегенә «Герой хатыннары» проектында катнашырга ризалаша.

Динар һәлак булганда, Айназ инде икенче сабыйларын көтә. Иренә икенче тапкыр әти булачагы турында ул чираттагы элемтә сеансында хәбәр итәргә җыенган була.

Фото: © t.me/pressalmet

Динар һәлак булганда, Айназ инде икенче сабыйларын көтә. Иренә икенче тапкыр әти булачагы турында ул чираттагы элемтә сеансында хәбәр итәргә җыенган була. Ләкин Динар үзенең күптән көтелгән кызы туачагын белми дә кала.

Айназ гомере буе яраткан кешесен онытмаячагын һәм балаларын башкаларның тормышы хакына үз гомерен корбан иткән герой-әтиләре истәлегенә лаеклы итеп тәрбияләргә тырышачагын әйтә.

«Илебез нәкъ менә шундый егетләргә таяна»

Лейтенант белән хушлашу «Нефтьче» мәдәният сараенда уза. 2023 елның 20 гыйнварында бирегә туганнары, якыннары, Башкарма комитет, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, шәһәр халкы җыела.

Динар Кадыйровның туганнарына ул вакытта ТР Дәүләт торак инспекциясен җитәкләгән ТР Хөкүмәте вәкиле Сергей Крайнов мөрәҗәгать итә. Ул Динарның герой, Россия, Татарстан һәм Әлмәт горурлыгы булуын билгеләп үтә. Ул шулай ук кайгыртучан әти, тормыш иптәше, ул һәм абый була.

Лейтенант белән хушлашу «Нефтьче» мәдәният сараенда уза.

Фото: © almetievsk-ru

«Кайгы уртаклашу сүзләре гаилә кичергән хәсрәтне һәм газапларны җиңеләйтә алмаячак. Аның батырлыгы мәңгегә безнең күңелдә, хәтердә калачак һәм татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык, нык ихтыяр үрнәге булып хезмәт итәчәк», – ди Сергей Крайнов.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Динар Кадыйровның әти-әнисенең кайгысын уртаклашты, ул аларга чын герой үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Динар үзенең соңгы минутларына кадәр хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән. Батырлыгы, тормыш позициясе өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ менә шундый егетләр белән без һәрвакыт горурландык, илебез шундый егетләргә таяна», – диде Тимур Нагуманов.

Әлмәттәге татар гимназиясендә сугышчыга мемориаль такта куелды

Динарның хәрби элемтә сызыгына киткәнче төшкән соңгы фотосы үзе укыган гимназиядә урнаштырылган мемориалга куелган.

Динарның батырлыгы турында белгәч, шәһәрдәге Объездная урамының исемен үзгәртү турында сүз кузгатыла. Шәһәрлеләр аны лейтенант Кадыйров хөрмәтенә атарга тели. Тавыш бирү нәтиҗәләрен ясаганнан соң, урамга Ватанны саклаучылар исеме бирелә.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эльза Кузнецова.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.