Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

01:00, 07.04.2024

«Сак булыгыз, мошенниклар!» – Ирек Фатыйхов бушлай фатирга өметләнүчеләр өчен дога кылган

Социаль челтәрләрдә кулланучы танылган һәм танылмаган кешеләр бу көннәрдә «бушлай фатир бүләк итүче»нең сәхифәсенә репост ясый, аның белән «дуслаша». Бер аккаунтның постларын урнаштыралар.

Реклама булмасын өчен компаниянең атамасын күрсәтмибез. Укучыларыбызны игътибарылы булырга чакырабыз.

«...» компаниясеннән язгы бүләк. Яз килде – фатир синеке! Бу язда без язылучыларыбызны шатландырырга һәм бөтенләй бушка фатир бүләк итәргә булдык. Әйе-әйе, сез ялгыш ишетмәдегез. Безнең юмартлык һәм сезнең активлык белән хыялыгыз чынга ашарга мөмкин», – дип вәгъдә итә бу аккаунт.

Шул уңайдан танылган алып баручы, кызыклы видеолар төшерүче Ирек Фатыйхов бушлай фатирга өметләнүчеләрнең «хыяллары чынга ашсын өчен» дога кылган шаян видео куйган. Ул, шул рәвешле, халыкны алданудан саклап калырга тырыша.

«Шушы араларда үзләренең сторисларында «...» компаниясеннән фатир оту ярышында катнашучыларның һәммәсенә дә фатирлар бүләк итсеннәр иде. Амин! Аллаһ әкбәр!» – ди түбәтәен кигән Фатыйхов.

«Амин! Менә бер кеше бар икән башкалар турында кайгыртучы. Алланың рәхмәтләре яусын сиңа!» – дип язган җырчы Нурзадә.

«Мин сториска куеп өлгермәдем, хәзер куйсам, миңа да бу дога булышыр микән», – дип кызыксынучы җырчы Азат Абитовка: «Безнең кебек куярга өлгермәгәннәр өчен җыеп укыйм, ди», – дип җавап биргән берәү.

«Хәзер куйсаң да мин сине догамнан калдырмыйм инде», – дип җавап биргән Ирек үзе.

«Ярты Балтач Казанга күченә икән», – дип шаяртканнар социаль челтәрдә, фатир турында хыялланучы Балтач кешеләр күп булуын искәртеп.

«Алар фатир отышы турында игълан итәсе көнне 100-200 сум акча күчерүне сорый, ә аннары картадагы булган барлык акчагызны үзләренә күчерәләр. Зинһар өчен, нидер отам дип, акча күчермәгез, бу – алдау. Хәтерлисезме гыйнвар аенда «фатир бүләк иткән» компанияне, хәзер алар аккаунтларының исемен үзгәрткән, кабат юмартлык күрсәтәләр. Бу юлы репостлар азрак булыр, дип өметләнәм. Искәртәм, алар – мошенниклар. Бу әкияткә күпме ышанырга була инде? Алар исемнәрен үзгәртеп, халыкны алдыйлар. Алданмагыз! Бу 100 сумны изге эшкә тотыгыз яки файда китерә торган аккаунтка репост ясагыз», – дип кисәтә блогер Эльза.

Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.