Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 06.04.2024

Көек бистәсе күлләвегендә балалар йөзә

Питрәч районы Көек бистәсендә балалар чын мәгънәсендә кар суында йөзә. Һәр елдагыча су баскан. Ике ел рәттән 2022-2023 елларда блогер Люция Алеева «Көек диңгезендә» су керә һәм халыкны да җирле «курорт»та ял итәргә чакырып видеолар төшергән иде. Блогер шул рәвешле бистә проблемаларына җитәкчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын юнәлтергә теләде. Өч бала анасының язгы сулар җыелып торган урында купальник киеп йөргән видеосы социаль челтәрләрдә таралган иде һәм федераль каналларга кадәр барып җитте. Әмма файдасы гына булмады кебек...Күрәсең, өч бала анысы проблеманы болай гына хәл итеп булмавын аңлаган, әллә инде кул селтәгән, әмма быел блогер купальник киеп биредәге диңгезгә чыкмаган.

«Салмачы-Көек» Телеграм-каналына куелган видеода биредә яшәүче ир-ат кызының суда йөзгәнен күзәтеп тора. Кызчык ватрушкага утырган һәм уенчык көрәкне ишкәк урынына куллана. Видео «Алгоритм» лицее янындагы 30нчы квартал урамында төшерелгән. Су һәрьяклап йортка юнәлә, дип хәбәр итә кешеләр. Шулай да биредә яшәүчеләр каушап калмаган, шаяртырга тырышалар

Видеодагы кыз баланы классташы танып алган, «ялларын күңелле үткәрә» дип кызыгып та куйган.

«Көектә – чын диңгез. Ял итәбез, күңел ачабыз», – дип сөйли видеога төшерүче.

Видеоны караучылар балага салкын тия дип борчылса, икенчеләре түбән урыннан йорт сатып алучыларның үзләрен гаепли, өченчеләре застройщикларны судка бирергә яки канау казырга киңәш итә. Шулай ук Орскидагы су басуга караганда, урамны гына су басканга борчылырлык урын юк дип тә саныйлар.

«Сезнең йортларны җимерергә, зур юл төзергә һәм парковкалар булдырырга» дип тә язган бер акыллысы.

«Кыш күңелле булды, яз да яз кебек инде. Җәе дә җәй кебек булыр инде, чит илгә барып торасы булмас», – дип комментарий калдырган берәү.

«Татарстанның үз Венециясе, тик беркем дә шат түгел» – Көек авылы юлларын су баскан

Блогер «Көек диңгезе»ндә су керергә чакыра - Казан янындагы бистәне су баскан

Источник: Intertat
просмотров: 77

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.