Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 06.04.2024

«Хайвани вәхшилек»: Ир-ат хатынын мунчада кыйнап үтергән

Башкортстанның Михайловка авылында ир-ат бергә яши торганы хатынын мунчада кыйнап үтергән. Бу турыда https://newsbash.ru хәбәр итте.

Суд белешмәсе буенча, ир-ат башта хатынына кимсетүле сүзләр әйтә. Аннары ярсыган ир-ат хатынның башына, муенына һәм башка урыннарына йодрыклары белән суга башлый.

«Хайвани вәхшилек күрсәтеп, ул корбанына бик авыр зыян китерә. Моның белән генә туктап калмый, хатынын үтергәнче кыйный. Аннары хатын гәүдәсен мунчадан алып чыгып, өйгә кертеп куя», – диелә бу хәбәрдә.

Соңрак, ярсуы басылгач, ир-ат ни кылганын аңлап ала. Судта ул гаебен таный, җинаять кылуына үкенүен белдерә. Шуңа карамастан, аңа суд кырысы хөкем карары чыгара. Бу ир-ат 8 елга каты режимлы колониягә китәчәк. Әлегә хөкем карары үз көченә кермәгән, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 83

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.