Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:16, 06.04.2024

Орскида су басу сәбәпле 3 кеше һәлак булган, Оренбургта да мәҗбүри эвакуация башлана

Орскида су басу сәбәпле һәлак булучылар саны 3кә җиткән. Бер кеше, өен су баса башлагач, түбәгә менгән һәм егылып төшеп үлгән. Калганнарының һәлак булу сәбәпләре әйтелми. Моңа кадәр 4 кеше һәлак булуы хакында хәбәр чыккан иде, бераздан берсенең үлеме расланмады дип хәбәр итте өлкә прокуратурасы.

Социаль челтәрләрдә бер мәетне моторлы көймәдә алып барган видео таралды. Видеоны төшерүче кеше, исерек булса кирәк, «кызынып ята» дип мәеттән көлә.

Орск шәһәре Урал елгасы ярында. Елганың югарырак агымында Ирекле сусаклагычы урнашкан һәм ул ташуны көйләргә мөмкинлек бирә. Әмма көннәр кисәк җылыту сәбәпле, су кисәк арткан һәм сусаклагыч буасы зыян күрмәсен өчен, суны агыза башлаганнар. Ирекле ГЭСыннан аккан ташкынның видеосы үзе дә куркыныч.

Орск шәһәрен Урал елгасы ташудан саклау өчен төзегән дамба көчле агымны чыдата алмыйча, җимерелгән. Кичә көн буе коммуналь хезмәтләр дамбаны сакларга тырышып, аннары агып киткән урынын «ямарга» тырышып азапланды, әмма бүген дамбаның тулысынча җимерелгән хәбәр иттеләр.

Дамба 2014 елда төзелгән булган һәм комиссия анда 30лап җитешсезлек тапкан. Апрель башында дамбаны Орск мэры үзе карап чыккан һәм ярарлык дип тапкан булган. Ике маддә буенча – «төзелеш эшләре алып барганда иминлек кагыйдәләрен сакламау» һәм «битарафлык» буенча җинаять эшләре ачылган.

Социаль челтәрләрдә шәһәр җитәкчеләренә кискен тәнкыйть сүзләре язалар. Әмма шәһәр мэрының элекке киңәшчесе, элекке ЖКХ җитәкчесе Алексей Савченко гаепләүләр белән риза түгел. Аның әйтүенчә, дамба Урал 5,5 метрга күтәрелү очрагы өчен генә салынган, ә су исә инде 9 метр 60 сантиметрга күтәрелгән. Мэр әйтүенчә, дамба секундына 850 кубометр су акканга көйләнгән, ә чынлыкта – 2170 кубометр ага. Бу – 100 елга бер килә торган су басу ди ул. Шулай итеп, дамба кичә җимерелмәгән булса да, бүген аның өстеннән су агып чыгар иде, дип чыгыш ясый мэр комиссия утырышында. Бу хакта «Оренбург онлайн» хәбәр итә. Видеолардан күренгәнчә, су хәзер җимерелгән урыннардан гына түгел, дамбаның өстеннән дә ага.

Орскиның су баса торган иске шәһәр өлешеннән 2 мең кеше эвакуацияләнгән. Барлыгы 10 мең кешене эвакуацияләргә мөмкиннәр. Әлегә 2400 йортны су баскан.
Көчле су агымы тимер юлларны җимерә.

МЧС министры Александр Куренков Оренбург өлкәсенә инде 175 белгечне җибәргән.Хәзер Орскида 546 белгеч һәм 146 махсус техника эшли икән.

Хәзер инде су Оренбургка килеп җиткән, дача урыннарын су баса, шәһәрдә дә эвакуация көтелә. Өеннән чыгып китәргә теләмәүчеләрне полиция белән мәҗбүри алып чыгып китәчәкләр.Оренбург мэры Сергей Салмин су басачак урыннарда яшәгән кешеләрнең өйләреннән чыгып китүен таләп иткән. Каршы килүчеләрне полиция белән эвакуацияләячәкләр. «Безнең төп бурыч – кеше гомерен саклау», дигән ул.


Су басуга карамастан, кайбер кешеләр юмористик фотолар ясарга да көч таба.

Кибетләр дә су астында калган.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.