Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

00:00, 06.04.2024

«Миргазиян» мәчетендә гадәти ифтар: «Без ифтарларны үзгәртергә тиеш түгел, ә киресенчә»

«Миргазиян» мәчетендә гадәти ифтар: «Без ифтарларны үзгәртергә тиеш түгел, ә киресенчә»

Хәтта иман йортларындагы авыз ачу табыннары да төрлечә үтә. Кайбер ифтарларга алдан теркәлмәсәң, билетың булмаса, кереп тә булмый. Ә менә Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан «Миргазиян» мәчетендә ифтарлар чыннан да барлык халык өчен үткәрелә.

Мәчетнең имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров әйтүенчә, Рамазан аеның һәр көнендә 250 кешегә әзерләнгән ифтар табыннары уза. 1 көн авыз ачтыру 75 мең сумга төшә. Бу – якынча сан, ризык килүчеләрнең күбрәк булу ихтималын да исәпкә алып әзерләнә, халык артып китсә дә ашатырга мөмкинлек табалар. Ашамлыкларны төрле хәләл кафелардан алалар, ризыкларны төрләндерергә тырышалар. Шулай ук ифтарлар вакытында ланч-бокслар өләшәләр.
Имам-хатыйб әйтүенчә, авыз ачтырып, уразаның савапларына ирешергә теләүчеләр бик күп икән. Бу күренеш һәр ел саен күзәтелә ди хәзрәт. Ә ул биредә 2017 елның июнь аеннан бирле хезмәт куя.

Билгеле ки, 75 мең сум – саллы гына сумма. Бу сумманы кемдер үзе генә күтәрә, кайбер көннәрдә берничә иганәче өлеш кертә. 2 апрель көнне узган ифтар мәҗлесенең иганәчесе Ренат Җәләлов үзе генә иде. Ул үзе күләгәдә калырга теләде, аның исемен дә хәзрәт авызыннан гына ишеттек.

Габдерәүф хәзрәт Зәбиров – мәчетнең имам-хатыйбы гына түгел, Россия күләмендә күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы җитәкчесе вазифаларын да башкара. Бер дистә саллы гына китаплар авторы. Басмалары дин фазыйләтләренә һәм исламның тарихи сулышына багышланган.

Ифтар мәҗлесе алдыннан аның белән әңгәмә корып алуны ниятләдек.

Иман йортыгызга халык күп йөри, дип хәбәрдармын.

Бездә ифтарлар алдан теркәлүсез һәм билетсыз, Аллаһ кушканча үткәрелә. Мәчетебезгә, ифтарларга 7-70 яшькә кадәр халык йөри. Яше-карты, ире-хатыны, бае-фәкыйре йөриләр. Изге Рамазан ае безнең йөрәкләрне берләштерә. Ифтарның төп максаты – җәмгыятебезне иҗтимагыйлаштыру. Ифтар – сөекле Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) калган бер гүзәл сөннәт (гадәт), нурлы, изге Мәдинә шәһәрендә булган мөбарәк мәҗлесләрнең дәвамчылары без! Бу безнең өчен – Аллаһның нигъмәте. Аның өчен күпме шөкер кылсак та аз була. Аерым бер рухи ләззәт һәм илаһи нур бар авыз ачуда.

Соңгы чорда аеруча төрле тематик ифтарлар да популярлык казана... Алар модага да, бизнеска да багышлана... Керү дә алдан теркәлеп, зур суммага баскан түләүле билет белән генә.

Бизнес-ифтарга быел билетларның иң аз хакка булганы10 мең сум торды. Ифтар – динебездә гыйбадәт. Ул – газиз Пәйгамбәребезнең мәҗлесе. Хөрмәтле Пәйгамбәребез моңардан 1400 ел элек ачкан ашъяулыгын һәм 14 гасыр буена ул безгә җитте. Бизнес, мода, вип мәҗлесләрен ифтар форматында уздыру – ислам рухына каршы гамәл. Андый мәҗлесләрне ифтарсыз да үткәреп була. Без Рамазан аен, ифтарларны үзгәртергә тиеш түгел, киресенчә, изге ай безне үзгәртергә һәм тәрбияләргә тиеш. Рамазан аеннан соң иманлы кеше тәкъвалык шәһадәтнамәсе белән аерылуы зарур. Юмарт булмаган кеше тәкъвалык дәрәҗәсенә ирешә алмас. Саранлык – кешенең йөрәген карайта торган тискәре, әхлаксыз күренеш. Ә җәннәт исә, Пәйгамбәребез әйтүе буенча, юмарт кешеләрнең йорты!

Төрки мөселман дәүләте – Госманлы дәүләтенең гомере 623 ел. Анда бик матур гореф-гадәт булган. Ахшам намазы алдыннан авыз ачканда бөтен йортларның ишекләре ачылып куелган. Ни өчен? Аллаһның кунагы килә, дип. Ураза тоткан кеше нинди генә өйгә керсә дә, ул электән үк мәртәбәле кунак булган. Пәйгамбәрәбез әйтеп калдырган: «Кунакчыллык күрсәтмәгән кешедә бернинди дә хәер, яхшылык юк». Безнең мәдәниятебездә кунакчыллык сыйфаты бар. Һәм без татар халкы – бөек җиһан мәдәниятенең варислары. Бу – безнең мирасыбыз.

Бер караганда шул ук «Fashion Iftar» – дини мода күрсәтә бит, хәзрәт!

Ифтарда катнашу өчен дресс-кодлар билгеләү дә дөрес түгел. Пәйгамбәрәбез «гадилек – иманнандыр» дигән. Пәйгамбәребезнең гүзәл әхлак киемен кияргә кирәк. Бу – англосаксоннар (золым кылучы дәүләтләр) тәэсире белән кертелгән күренеш. Кемгәдер охшарга тырышу хәерле хәл түгел. Киемебез белән түгел, изге гамәлләребез белән аерылып торыйк. Исрафтан ерак булыйк! Уйлап карагыз, безнең менә Палестинадагы иманлы кардәшләребез нинди авыр хәлдә яшиләр... Бу җирдә 75 ел золым дәвам итә. Соңгы 100 көндә аны бөтен кешелек дөньясы ачыктан-ачык күрә. Андагы кардәшләребез ач, суга тилмереп, дарусыз, йортсыз үләләр... Алар бер телем икмәккә һәм бер йотым суга интегә. Ә бездә, русча әйткәндә, «пир во время чумы», татарча «тиле кызның туе» ясап, халыкны бүлеп, ифтар үткәрәләр. Оят бит бу. Бу гомумән, Пәйгамбәребезнең (нәбәви) ифтар рухына каршы. Аллаһ Тәгалә кеше аерып, бай кешеләрне туплап җыйган мәҗлес табыннарына каршы.

Ифтар исеме белән шоулар үткәрү – бер дә матур күренеш түгел. Динебезгә костыльләр һәм протезлар кирәкми! Ислам – камил мәдәниятле дин. Вип-, мода-, бизнес-ифтарлар үткәрү – гөнаһларга һәм исрафка бату гына. Анда катнашу да кешенең күңеленә тискәре йогынты бирә. Иманлы кешеләр тәкәбберлектән сакланырга тиеш бит. Безнең остазларыбыз шулай өйрәттеләр. Син падишаһлар сараенда яшәсәң дә, исрафчыл булма! Мал-мөлкәт Аллаһныкы ул.

Күптән түгел бер таныш артистымның ифтарына барырга туры килде. Чакырылган кунаклар өчен сый-нигъмәт мул булган табын иде, ә мәчеткә чакырусыз килгәннәрне ярлы табын каршылады. Бу хәл бер үк залда булды. Фикерегез нинди? Дин өнәмидер бу күренешне?

Бу, әлбәттә, күңелсез хәл. Менә дигән күркәм мисал: узган җомга нурлы Казаныбызда Республикакүләм ифтар үтте, анда Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та катнашты, башка хөкүмәт, илләр җитәкчеләре һәм вәкилләре дә булды. Алар шул ук хөрмә, су белән авыз ачты. Халыктан вип табыннарга утырып аерылмадылар. Бу – татар милләтенең иманлы, тәртипле, тарихлы һәм мәдәниятле булуын күрсәткән матур үрнәк. Ифтар – дуслык, мәхәббәт һәм бердәмлек мәҗлесе. Сез сөйләп үткәнчә ифтар үткәрүдә аның максаты югала. Мескен, фәкыйрь, ятим һәм гарипләрнең рәнҗешеннән куркыйк, саклана күрик. Аллаһ битәреннән сакласын!

Кешене тематик мода, бизнес яки ябык ифтарга чакырсалар, барсынмы анда? Бармасынмы?

Юк, кешене ифтарга чакыралар икән, барсын. Андый бизнес-ифтарлар халыкка гыйбрәт булсын.

Ифтарларда еш кына тамак туйдырырга гына килүчеләр, ураза тотмаучылар да күренә...

Хак динебез буенча кешенең күңелендә казынырга ярамый, аңа хокукыбыз юк! Ибраһим (аңа Аллаһның сәламе булсын) исемендәге 14нче сүрә бар Коръәндә. Пәйгамбәрнең йортының 4 ягында 4 ишеге булган. Ул беркайчан да ялгыз ризык ашамаган. Һәрчак үзенең табынына утыртырга кеше эзләгән. Кунакчыллык – өй хуҗаларының, кунак кабул итүчеләрнең гөнаһларын киметә, бетерә.

Ураза тотмаган кешене ифтарга чакырырга ярыймы?

Ураза тотмаган кешене дә ифтарга чакыру мөмкин. Килсен, туклансын. Төрле кеше булуы ихтимал. Бәлки, ул кеше авырудыр, яисә картлык зәгыйфьлегенә ирешкәндер, йөкле һәм сабый имезүче хатын-кыздыр... Сәламәтлеге начар, мосафир булганнарга ураза фарыз түгел. Балалар, ураза тотмасалар да, килсәләр була. Килсеннәр һәм катнашсыннар, шул мәҗлеснең бәрәкәтеннән рухи өлеш алсыннар. Ураза тотмыйча килгән кешегә дә ифтар мәҗлесе шулай ук Аллаһ бәрәкәте белән тәүфыйк бирер, башкалар аңа үрнәк булыр, күңеле дингә ачылыр. Киләсе көннәрдә ураза тота башларга мөмкин ул. Кызыгып китәргә!

Кешедән ураза тотуы-тотмавы хакында сорарга ярыймы?

Ярый.

Туганнар белән генә ифтар үткәрергә мөмкинме? Бу очракта чит кешене урамнан чакырып булмый бит (финанс як та исәптә тотыла)?

Мөмкин, мәсәлән үз гаиләгез белән генә дә ифтар ашы үткәреп була.

Башка диндә булганнарга ураза тоту хәерлеме? Әлбәттә, теләкләре булса...

Ураза тоту – мөселманнарга, балигъ кешегә фарыз. Тотсын, тотасы килә. Уразаның бик күп фәһемле яклары бар. Аның рухи файдасы – сабырлыкка өйрәтә, кешене мәрхәмәтле вә шәфкатьле кыла. Ураза тотучы бозыклыклардан тыела.

Палестинадагы вакыйгаларны искә алдыгыз…

Сөекле Пәйгамбәребез шулай аңлата: «Мөселманнар үз араларында бер-берсе белән сөюшүләрендә, бер-беренә миһербанлы вә мәрхәмәтле булуларында тәнгә охшыйлар. Тәннән бер әгъза авыртса, бөтен әгъзалар берен-берсен ияртеп, шуңа уртак булалар, йокламый вә өшеп һәм кызышып торалар». РФ Президенты Владимир Путин сүзләренчә «Палестина мәсьәләсе – һәр кешенең калебендә»! Бу – безнең җәрәхәтебез. Без һәр намаздан соң бу җир халкы иминлеге өчен догалар кылмактабыз. Аның өстенә ярдәмебезне туплап җибәрдек. Һәм дә шушы җирдә золым итүче, вәхшиләрчә сабый балаларны үтерүче дәүләтнең малларын да бойкот итәбез. Без үзебезнең Ватаныбызда җитештерелгән продукциягә ия булырга телибез. Акчабыз илебездә калсын. Дәүләтебез дошманнары кесәсенә бармасын иде керемнәр, ватандашлар баесын. Без бу хакта мәгълүматны халыкка аңлатырга омтылабыз. Үзебезнең ватандашларның оешмаларында, ширкәтләрендә чыккан товарлар да җитәрлек. Мәсәлән, Татарстан җөмһүриятендә 160 елдан артык хезмәт итә торган «Нәфис косметика» бар! 600 төрле продукт җитештерәләр һәм бик сыйфатлы итеп. Ул компаниядә 2500 якташыбыз хезмәт итә. Алар бит анда эшләп, үз гаиләләрен керем белән тәэмин итәләр. Шулай ук компания республикадагы мохтаҗларга ярдәм чаралары күрсәтә.

Димәк, алда билгеләвегезчә, мәчетегез ныклап хәйрия эше белән шөгыльләнә?

Аллаһка шөкер, ярдәм итү – безнең изге максат һәм бурыч!

Сез – күпсанлы китаплар авторы. Билгеле, китапны басмаханәдә бастыру өчен акча кирәк...

Китапларны, басмаларны нәшер итүдә дусларым, шәкертләрем һәм туганнарым да иганәчелек итә. Татарстанның 600 имамына китаплар өләштек, бөтен мәдрәсә укытучыларына (350 кешегә) тараттык. Мәчетләр хозурындагы 400 укытучыга китаплар бүләк иттек. Шулай ук Башкортстан, Самара, Ульяновск, Пенза, Волгоград, Мәскәү һәм Кырым якларына җибәрдек.

Хатын-кызлар залыннан фикерләр, мода ифтарына карашлар

Габдерәүф хәзрәтнең хәләл җефете Мәрьям абыстай Зәбирова белән дә сөйләшеп алдык. Ул әлеге Аллаһ йортында «Мәрьям мәркәзе» үзәгенең җитәкчесе булып хезмәт куя.

«Аллаһка шөкер, көн саен ифтарлар үткәрергә мөмкинлек бар. Ярдәмче кызларыбыз, апаларыбыз 7-8 кеше. Көн саен эшкә йөргән кебек киләләр, әзерлек эшләрендә ярдәмләшәләр. Ахырдан, тәравихләрдән соң гына өйләренә кайталар. Чын күңелдән ярдәм итәләр. Элегрәк ярдәмгә килүчеләр күпчелек өлкән яшьтәге апалар иде. Раббыбызга шөкер булсын, хәзер бу изге эштә катнашыр өчен яшьләр дә килә», – дип сөйләде ул.

«Миргазиян»да укыту эшләре дә алып барыла. Дин әһелләре үзләре ассызыклавынча, дин сабакларын өйрәнергә дә төрле контингент кешеләр йөри. Алар – төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре. Балалар өчен дә дәресләр үткәрелә.

«Хатын-кыз кысада булырга тиеш»

Яшь мөгаллимә Хәдичә остаз:

– Мин шушы мәчеттә 4-5 ел дәвамында дини дәресләр алып барам. Күпчелек 6-16 яшьлек балаларга белем бирәм. Гарәп әлифбасын өйрәтәм. Аннан соң фикх, пәйгамбәрләр тарихын укытабыз. Быел Казан педагогика колледжын тәмамлыйм. Шулай ук көн дә ярдәм итәргә киләм мәчеткә. Соңгы арада дингә тартылучы, килүче яшьләр бермә-бер артты. Минем дусларым, танышларым арасыннан да күп кызлар дингә килделәр, дини киемгә күчтеләр, намазга бастылар. Күпләр кызыксына ничек ураза тотырга, нәрсә укырга, ничек ният кылырга.... Мин инде аларга булышам.

Яшьләрнең дингә килүенә нәрсә тәэсир итә икән соң?

Бу күренешкә мәчетләр каршында оештырылган курслар, яшьләр арасында популяр булган төрекчә кинолар да моңа ныклы этәргеч булып тора, дигән фикердәмен.

Хатын-кыз буларак ифтарларда мода күрсәтүгә сезнең караш нинди?

Мәрьям абыстай:

– «Fashion Iftar» үткәрүгә риза түгелмен. Хатын-кыз – ул бик яхшы да, су кебек саф та. Ләкин ул кысада («оправада») булырга тиеш. Гүзәл затның ифтарга тормыш иптәше белән килүе – күпкә матур да, дөрес тә күренеш. Хатын-кызлар бергәләп җыелып аралашуы әйбәт, әмма чама белән. Хәзер менә шундый тенденция дә китте: хатын-кызлар яулыкларын сала башладылар. Бу да – бик тискәре хәл...» .

«Бу хакта без мәчетебездә сценка да әзерлибез. Ул гүзәл затларның яулык бәйләргә тиеш булуларына багышланган. Беренче чиратта дин ягыннан әһәмиятен, икенче яктан эстетика буенча мөһимлеген күрсәтергә теләк. Яулык бәйли башларга теләүче кызлар күп. Ләкин кемдер – оялып, кемдер кеше сүзеннән куркып кала. Яулык – мөселман хатын-кызы өчен чын-чыннан «корона» һәм горурлык булырга тиеш! Әмма мода түгел! Без әзерләгән сценка да моны дәлил итәчәк. Бу сценканы, мәчетебезгә килеп, барлык хатын-кызлар да тамаша кыла алачак. Алдан игъланнар булачак», – дип сөйләде иман йортында белем алучы Гөлназ ханым Зиннәтуллина.

Сания апа Әхмәтова, хезмәт ветераны:
«Бүгенге көнне хаклы ялдамын. Ирем инсультка дучар булды, аны карыйм. Бу мәчеткә нигез салынудан, аның төзелешеннән башлап йөрим. Төзелгәндә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Мәчет күпкатлы йорт арасындарак урнашкач, иң башта тирә-якта яшәүчеләр каршырак та булды. Монда элек котельня иде, аннан соң ул ташландык хәлдә торды. Ә хәзер биредә шулкадәр матур мәчет, монда килгәч, рәхәт булып китә безгә. Мәхәллә кешеләре дә бик мәрхәмәтле. Күпләребез бер-беребез белән танышбыз. Бергәләп бәетләр дә тыңлыйбыз. Теләсәң дә, теләмәсәң дә «аяклар монда тарта». Үзем дә янәшәдә генә яшим, бу мәчеткә килергә бик уңайлы».

Аксакалларга – ихтирам, бала-чага өчен – ирек...

«Безнең мәчетебез бик яхшы! Бөтен шартлар тудырылган. Ифтар вакыты җиткәч, иң элек аксакалларны, өлкәннәрне түргә утыртып ашаталар. Яшьләр тәртипсезләнеп, беренче булып кереп түр башына утырмыйлар. Тәравих намазыннан соң да ир-атлар тыныч кына, түземле булып, хатын-кызларның мәчеттән чыкканын көтеп торалар», – дип бәян итте Галимә апа Шәйхетдинова. – Бу мәчеткә берничә ел дәвамында йөрибез. Хәтта бер-беребез белән ахирәтләр булып беттек . Көн саен ифтар булып тора бит! Ланч-боксларны да башка мәчетләрдә көн саен бирмиләр, ә монда һәр көнне... Шулай ук Рамазан вакытында гына түгел, ел әйләнәсенә азык-төлек җыелмалары тараталар (корбан ите, чәйләр, ярмалар, гошер сәдакасы: яшелчә, бәрәңгедер). Бала-чагаларга бервакытта да караңгы чырай күрсәтмиләр. Ә кайбер мәчетләрдә шауламасыннар өчен кертмиләр дә, диләр бит».

Мәчеттә шулай ук хатын-кызлар өчен клуб эшчәнлеген алып бара. Аның кысаларында төрле кичәләр, очрашулар үткәрелә. Биредә балалар тәрбияләүдә, гаилә учагын саклау буенча киңәшләшүләр оештырыла. Аларда кайнана белән килен мөнәсәбәтләре, аналарга карата булган хөрмәт хакында җанлы сөйләшүләр була. Бирегә мәчеткә йөрмәгән хатын-кызлар да килә.

Студентлар ифтар ашына килә

Әлеге Аллаһ йөртында яшьләр ифрат күп күренде. Алар арасында чит илләрдән Казанга укырга килгәннәре белән дә таныштык. Төрле милләт вәкилләре булса да, бер-берсен аңлыйлар кебек тоелды. Аларны дин генә түгел, Казан дәүләт энергетика университетында укулары да берләштерә булып чыкты. Алдагы әңгәмәдәшләрем нәкъ шул уку йортында белем алалар.

Нигерия егетләре Усман Салугу һәм Мо Фарук белән аралашып алырга булдым.

«Нигериядәге ифтар Казанныкыннан әллә ни аермалы түгел! Шулай ук бергәләп мәчеттә авыз ачабыз. Дуслар белән җыелабыз. Казан шәһәрендә яши башлавыма 3 ел. Монда дин көчлерәк, Африкада бу кадәр намаз укучы мөселманнар юк. Мәчетләр күп булуына шаккатабыз. Без яшәгән тулай торакта да намаздагы студентлар байтак. Алар мәчеткә бик еш йөриләр», – ди Усман Салугу.

«Казан ифтарлары табыннарында ризыклар төрлелеге хакимлек итә. Минем фикеремчә, аеруча пылауны яраталар. Безнең туган якта милли ризыгыбыз то һәм кускус әзерлиләр (ярма исеме)», – диде Мо Фарук.

Мисыр егете Илсаид Ибраһим Әдел-Фоад:

«Мисырда да шулай ук ифтарлар үтә. Әлһәмдүлиллаһ, бик матур. Халык Казанда да бик динле, мөслимәләр бик күп. Казанда 3-4 ел яшим. Татар телендә сөйләшә белмәсәм дә, сөйләмне аңлыйм».

Үзе тумышы белән Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән булган Тимур Сәлимгәрәев:

– «Миргазиян» мәчетенә бик еш йөрим. Тулай торагыбызга да якын урнашкан. Үземә 16 яшь булганда, дингә килергә карар кылдым. Әле миңа 19 яшь. Бүгенге көндә яшьтәшләрем арасында әдәпсез, хәмерле тормыш рәвеше алып баручылар да очрый. Мин ул юлны сайлыйсым килмәде.

Димәк, намазга басуыңа начар юнәлешләргә каршылык йогынты ясаган?

Әйе шулай. Тискәре юнәлешләр генә дә түгел. Миңа дәү әнием, апам исламдагы кагыйдәләрне өйрәнергә, сүрәләрне ятларга ярдәм иттеләр. Намазны калдырмаска омтылам. Уку белән төрлечә була инде.

Татарстанда намаз бүлмәләре төрле социаль әһәмияттәге оешмаларда күп. Ә менә уку йортында андый бүлмә кирәк түгелме?

– Бик яхшы идея булыр иде ул, әлбәттә! Бу сорауны күтәрергә дә кирәктер, дип исәплим. Мондагы мәчеткә без еш кына курсташларым белән дә киләбез, бергәләп аралашабыз, фикер алышабыз.

Намазга басу теләге 3 инсульттан соң аякка басарга ярдәм иткән

Казахстан якларында туып-үскән, әлеге көнне Казанда гомер итүче Илдар Казакулов белән сөйләшеп киттек.

«Нәсел тамырларым Арча районыннан була. Бабайларым репрессия корбаннары булганнар... Ул заманда күпләр Үзбәкстан, Казахстан якларына киткән. 1983 елдан бирле Татарстанда яшим, менә былтыр 40 ел да булды монда килгәнемә. Авиация заводында да эшләдем, үз фирмамны да булдырган идем. Хәзергесе көнне инвалидмын... Сәламәтлек мөмкинлекләрем буенча пенсиядә», – дип сүзен башлады әңгәмәдәш.

Дингә кайчан килдегез, Илдар абый?

Дингә Аллаһ Тәгалә сынау биргәч... 3 инсульттан соң урын өстендә ятып калдым... 1 ел яттым. Шул вакытта Аллаһтан гафу кичерүне, гөнаһларымны ярлыкауны сорадым.

Нигә гафу үтенеп? Гөнаһларыгыз бар идемени?

Һәркемдә дә гөнаһлар бардыр инде ул. Алга таба намазга басырга булдым. Рухи яктан дин миңа нык ярдәм итте. Күңелдә, гомерем булса, намазга басырга теләк туды. Аннан соң аякка баса алдым, иң башта стеналарга тотынып булса да йөри башладым. Менә 14 ел намазда, диндәмен.

2022 елда хаҗга бардым. Мәккә-Мәдинәне күрдем. Шуннан соң узган ел ураза вакытында Гомрә хаҗына бару насыйп булды. Сәламәтлегемә әле зарланмыйм. Хәзер намазларны калдырмыйм. Уразаны тәүге тапкыр 2015 елда тота башладым. Иң башта, әлбәттә, курка-курка... Рамазан аенда гына түгел, сөннәт уразаларны да тотам.

Казахстан якларында дин көчле идеме?

Советлар Союзы чоры булса да, дин бар иде. Әле ул яклардагы туганнарым, сыйныфташларым һәм дусларым белән аралашып яшим. Былтыр алар янына кече Хаҗдан кайткач бардым. Анда да ураза вакытлары бездәге кебек үтә.

«Дингә олыгаеп беткәч, 65 яшьтә генә килдем (елмаеп). Бу мәчетнең атмосферасы ошый. Имам-хатыйпның 3 телдә: гарәпчә, татарча һәм русча сөйләве дә – күңелгә ятышлы хәл. Бик шатланам, яшь буын дингә килә. Без яшь чакта, коммунистлар булганда, мәчетләрдә бөтенләй халык юк иде. Булса да бик аз. Ә хәзер тулы бит!» – дип, хис-кичерешләре белән бүлеште төзелеш тармагы ветераны Рәшит абый Садертдинов.

Баскычта намаз укуны күргән юк иде әле...

Гомумән алганда, әлеге иман йортында иң шаккатырганы – халыкның шулкадәр күплеге булды. Хәтта ахшам намазы вакыты кергәч, ир-атлар залында урын да юк иде. Яшьләр, студентлар ишек төбендә гыйбадәт кылды! Алай гына да түгел, баскычта, өс киемнәрен җәеп намаз укыдылар. Мондый күренешне моңа кадәр күргәнем булмагангамы, аптырадым... Сораштырып та алдым, күпләр бу мәчетнең уңайлы урында урнашканын, ифтарларда бертигез караш булганын билгеләде. Әлбәттә, мәчет бинасын зурайтырга кирәк, диючеләр дә табылды… Ураза вакытында Коръәнне тулысынчы укып чыгу да оештырылган. Үзе Таҗикстаннан булган, Красноярск якларында яшәгән Солтан хәзрәт Риваджуддин Коръән-хафиз буларак чакырулы бирегә.

Авыз ачу мәҗлесе тәмамлангач та, калган сыйны җыеп, тиз-тиз таралырга ашыкмадылар... Ә ашъяулыкларны җыярга, идәнне тазартырга, залны тәравих намазына әзерләшергә яшь кенә егетләр дә тотынды. Бу мәчеттәге ифтар милләтләр, дин кардәшләр бердәмлеген янә бер исбат итте.

Источник: Intertat
просмотров: 88

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.