Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:00, 05.04.2024

Урал елгасындагы плотинаны язгы ташу җимергән: Орск шәһәрендә эвакуация башланган

Урал елгасындагы плотинаны язгы ташу җимергән: Орск шәһәрендә эвакуация башланган

Оренбург өлкәсенең Орск шәһәренең иске бистәсен су баскан, кешеләрне эвакуациялиләр. 333 йорт һәм 750 участокны су баскан. Ут һәм газны өзгәннәр. Шәһәр мэры вәзгыятьне «критик» дип атаган. Урал суы бер метрга күтәрелгән һәм ул арта бара.

Урал елгасының югары агымында Ирекле сусаклагычы бар. Кар сулары тиз эрү сәбәпле, анда су арта башлый һәм сусаклагычта ашыгыч рәвештә суны агыза башлыйлар, шул сәбәпле, Уралда су күтәрелә. Орскның иске шәһәрне саклау өчен төзелгән дамбаын язгы кар сулары җимерә башлый. Дамбаның нәкъ менә кай җиреннән су киткәнен ни өчендер тиз генә ачыклый алмыйлар, дип яза Шот каналы. Кич муниципаль хезмәтләр экскаваторлар белән килеп, дамбаны ныгыта башлаганда, су дамбаны ярып ага башлый. Аны томалап куймакчы булалар, әмма дамбадагы ярык зурайганнан зурая гына бара дип яза телеграм каналлар.

Шәһәрдә ашыгыч рәвештә эвакуация игълан итәләр. Орскида сиреналар улый башлаган, кешеләргә тиз генә әйберләрен җыеп, автомобильләрдә һәм эвакуацион автобусларда иске шәһәрдән чыгып китәргә кушалар. 3000 кеше эвакуацияләнгән, аларның 721е – балалар. 8 райондагы 11 мең кеше яшәгән 4 меңнән артык йорт булган урынны су басарга мөмкин.

Хәзерге вакытта 1825 йортны, 5000 артык дачаны су баскан.

Дамбаның иске булуы, ныгытырга кирәклеге хакында элегрәк тә кисәтүләр булган, әмма акча җитмәү сәбәпле, моны эшли алмаганнар. Дамбаны су тулысынча агызып алып китсә, 4 меңнән артык йорт су астында калырга мөмкин. Берничә авыл, районда да электр утын өзгәннәр.

Мәскәүдә ике Ил-76 самолеты белән МЧС белгечләре килә. Хакимият гадәттән тыш хәл режимы игълан иткән.

Дамбаның җимерелә башлаган мизгеле.

Су баскан торак йортлар.

Су баскан йортлар.

Дамбаны ныгыткан вакытта шул урынның җимерелгән мизгеле видеога эләккән.

Эвакуация.

Дамбаны ямап куймакчы булалар, әмма барып чыкмый, дип сөйли Орск.ру журналисты.

Шәһәрдә сиреналар улый, кешеләрне алып чыгып китәләр.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.