Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:03, 05.04.2024

Телефон уеннары аша Татарстандагы берничә бала педофил кармагына эләккән

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тикшерүчеләр Татарстанда мәктәп яшендәге балаларга карата азгын гамәлләр кылу турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан. Шик төшкән ир-ат берничә эпизодта гаепле булырга мөмкин.

Телефонда уйнала торган PING Mobile уенында үзенә корбаннар эзләгән педофилның Татарстанда тоткарлануы турында моңа кадәр Telegram-каналлар хәбәр иткән иде. Алардагы мәгълүматлар буенча, кимендә өч бала зыян күргән.

Бу кешегә 43 яшь. Ул Ростов өлкәсеннән Татарстанга күченгән, бер маркетплейс складында эшләгән.

«Җинаять эше 4 апрельдә РФ ҖК 135нче маддәсенең 3нче өлеше буенча кузгатылган (Ике яки аннан да күбрәк кешегә карата кылынган азгын гамәлләр)», – дигән Тикшерү комитетының төбәк вәкиле журналистларга.

Суд булган. Ул киләсе ике айны тикшерү изоляторында уздырачак.

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.