Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 04.04.2024

Аякларсыз калган хәрбиләргә машина бирергә җыеналар

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итә торган «Ватанны саклаучылар» фонды башлыгы Анна Цивилева белән очрашты.

«Московский комсомолец» язуынча, Россия лидеры Владимир Путин Цивилеваның Россия хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә игътибарлы булуын билгеләп үтте. Президент фонд башлыгыннан алга таба да хәрбиләргә һәм аларның якыннарына карата шундый ук мөнәсәбәтне саклауны сорады.

Владимир Путин әйтүенчә, дәүләт махсус операциядә катнашучыларга алга таба да ярдәм итәчәк. Цивилева аяклары ампутацияләнгән хәрбиләрне кул белән идарә ителә торган автомобильләр белән тәэмин итүне реабилитация чаралары исемлегенә кертүне тәкъдим иткәч, дәүләт башлыгы: «Бу мәсьәлә хәл ителгән дип саныйбыз», – диде.

Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы кече сержант Юлия Березага һәм аның тормыш иптәшенә Президент ярдәме белән «сугыш хәрәкәтләре ветераны» статусы бирелде. Республика Россия составына кергәнче үк Юлия Береза ДНРда хәрби хезмәттә үз теләге белән була һәм шуңа күрә рәсмиләштерү белән бюрократик проблемалар чыга. Береза туры элемтә вакытында Президентка мөрәҗәгать иткәннән соң, мәсьәлә шунда ук аның файдасына хәл ителде.

Источник: Intertat
просмотров: 77

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.