Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:20, 04.04.2024

Рифат Зарипов язгы суда уйнаган балаларга: «Иртәгә монда йөзүләр оештырабыз»

Рифат Зариповларның йорт янындагы балалар мәйданчыгын су баскан. Барлыкка килгән «бассейнга» бала-чага җыелган, алар анда рәхәтләнеп уйнаганнар, су ерып йөргәннәр. Рифат Зарипов бу күренешне тәрәзәдән күзәткән.

«Менә безнең балалар мәйданчыгына диңгез үзе килгән. Карагыз әле бу балаларга, рәхәтләнеп йөриләр, чаптыралар гына. Уналты градус җылы», – дип сөйли ул. «Суга сикер әйдә, төшерәм. Әйдә-әйдә, икәүләшеп сикерегез, миңа контент кирәк», – дип, болай да юешләнеп беткән балаларны тагын да начаррак эшләргә дә «котыртып» ала.

Балалар резин итекләр кигәннәр, таучыклардан да шуып төшәләр, таганын да атыналар. Суның артык тирән урыннарына, коры җирдән брусчатка алып килеп түшиләр.

«Менә бит, бөтен брусчатканы сүтеп алалар да, үзләренә керергә юл салалар. Без дә шулай уйный торган идек рәхәтләнеп. Мин видео төшергәч, барысы да җыелганнар. Егетләр, барысы да әйбәт булса, иртәгә монда йөзүләр оештырабыз», – дип көлә балалардан җырчы.

«Шушы балаларны карап, үзем сабый чакка кайткан кебек булдым. Телефонда утырганчы, батып-чумып йөрүләре мең артык», – дип әйтеп куйган Рифат ахырдан.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.