Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:00, 04.04.2024

Зеленскийның, Россиядә июньдә яңа мобилизация була, дигән сүзләрен Кремльдә кире кактылар

Владимир Зеленскийның Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны әзерләнүе турында сүзләре дөрес түгел, дип белдерде Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «ТАСС»ка.

Киевта 3 апрельдә Финляндия Президенты Александр Стубб белән берлектә матбугат конференциясендә чыгыш ясаганда, Владимир Зеленский Мәскәүнең 1 июньгә 300 мең кешене мобилизацияләүгә әзерләнүен әйткән иде.

Шул ук вакытта, Украинада өстәмә мобилизация турында сорауга җавап биреп, ил президенты «ярты миллион [яңа җыелган хәрбиләр] кирәкми» дигән.

Зеленскийның Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны көтелүе турындагы белдерүен Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов та кире какты. «Бездә Кораллы көчләрне комплектлау системасы куелган барлык бурычларны, беренче чиратта махсус хәрби операция бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә. Мобилизация булмаячак», – диде депутат.

1 атна элек Россия Саклану министры Сергей Шойгу да Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны кирәк булмавын әйткән иде. Мәсәлән, «Белгород өлкәсе янында санитар зона булдыру өчен мобилизация кирәкме» дигән сорауга җавап биреп, министр: «Бу – ахмаклык, бөтенләй», – дип белдерде.

Украинада санитар зона булдыру мөмкинлеге турында Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның җәендә әйткән иде. Аның сүзләренчә, Россия территорияләренә атулар дәвам итсә, бу кирәк булачак.

  • Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Шул ук елның 28 октябрендә Шойгу 300 мең кешене мобилизацияләү һәм чакыру буенча биремнең үтәлүен әйтте. Шул вакыттан бирле Россия хакимияте мобилизациянең яңа дулкыны әзерләнүе турындагы мәгълүматны берничә тапкыр кире какты.
  • 2023 елның декабрендә Путин туры линиядә кабат мобилизациянең кирәк булмавын белдерде. Аның сүзләренчә, ул вакытта хәрби хәрәкәтләр зонасында 244 мең мобилизацияләнгән кеше исәптә булган. Моннан тыш, 486 мең хәрби хезмәткәр үз теләкләре белән хезмәт итүчеләр сыйфатында җыелган, һәм аларның агымы кимеми, дип өстәде дәүләт башлыгы.
  • Оборона министрлыгы контракт буенча ел башыннан бирле 100 меңнән артык кешенең хәрби хезмәткә килүе турында хисап бирде.
Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.