Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 03.04.2024

Таиландта үлгән Россия туристының мәетен бирмиләр

Красноярскидан Таиландка килгән турист Бангкок аэропортында комага китә һәм хастаханәдә үлә. Хәзер аның мәетен хатынына бирмиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Таиланд табиблары тол хатынга ирен дәвалаган өчен 4 миллион сумлык счет тоттырган. Тагын 400 меңен түлисе калган.

Узган атнада матбугат чаралары язганча, Бангкок – Красноярск рейсы тоткарлана, пассажирлар 4 сәг чамасы тынчу самолетта утыра. Вентиляция эшләми, кислород җитми. Аннары 1 турист комага китә.

Хатыны сүзләренчә, моңа кадәр ире сәламәтлеккә зарланмаган. Таиландта аның йөрәге 2 тапкыр туктаган – аэропортта һәм хастаханәдә. Ире хастаханәдә яткан һәр көн өчен 750 мең сум чамасы акча кирәк булган.

«Госпитальдә беренче көннәрдә миңа 3,5 млн сумлык счет бирделәр», – ди мәрхүмнең хатыны Надежда.

29 мартта көндез ире үлә. Моңа кадәр берничә сәгать алданрак Таиландта Россия илчелеге консуллыгы ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерә. Бурычның күп өлешен түләп бетерәләр. 1 апрельдә авиакомпания вәкиле калган өлешен түләп бетерергә ышандыра. Моннан тыш, иминият компаниясе дә ярдәмгә кушыла (моңарчы алар «безнең очрак түгел» дип белдергән булган).

Хәзер Надежда юристлар эзли, судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Ләкин болар барысы да ирен туган якка алып кайтып җирләгәч кенә булачак, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.