Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 03.04.2024

«7 хатыны һәм 42 баласы бар»: Башкортстан кызы Африка баена килен булырга җыена

Башкортстанда туган кыз Камерун кешесенә кияүгә чыккан. Франклин аның кулын сорарга Дуван районы Мәсәгуть авылына килгән. Бу хакта «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

Дуван кызы Элина бүгенге көндә Белгородта яши. Аның әнисе дә, әтисе дә юк. Ул бик иртә мөстәкыйль булырга өйрәнгән. Элинаның зур йорты, машинасы, перспективалы югары белеме бар.

Франклин йөргән кызының кулын сорарга кайтканда, Уралда 30 градус салкын булган. Дуван районында Африка кешесен таулар, урманнар, кар шаккатырган. Аеруча киез итектә урманга бару ошаган.

Франклин үз гаиләсе, Камерун турында күп сөйли. Анда ул хирургия белгечлеге буенча медицина университетын тәмамлаган. Кияү егете Элинаны Белгород техник университетында күреп ала. Зәңгәр күзле, озын буйлы гүзәл кызга шунда ук гашыйк була, ләкин якын килергә батырчылык итми, дип яза газета.

Бервакыт Франклин тукталышта такси тотарга була. Аның янына бер машина туктый, ә руль артында ул гашыйк булган кыз – Элина утыра. Элина буш вакытларында таксист булып та эшләгән.

Франклин белән Элина үз эшләрен ачып җибәргән. Аларның гаилә предприятиесе Африка илләренә төрле җиһазлар экспортлау белән шөгыльләнә. Элина – оешмада генераль директор. Аларга сату базарларын табарга һәм ихтыяҗны өйрәнергә Франклинның әтисе һәм абыйлары ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, Франклинның әтисе Габриэль Вафо – заводлар һәм фабрикалар хуҗасы, Патша Советы әгъзасы. Аларның үз урманы бар, аны гаилә кадерләп саклый, анда сирәк тотем хайваннар да яши. Әтисенең 7 хатыны һәм 42 баласы бар. Аның һәр хатыны аерым йортта яши, алар матди яктан тәэмин ителгән. Барысы да тату яшиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр икән, дип хәбәр итә Башкортстан газетасы.

Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.