Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:12, 03.04.2024

Татарстанда беспилотник һөҗүменнән зыян күрүчеләр исемлегендә бер татар исеме дә бар

Кичә, 2 апрельдә, Татарстандагы «Алабуга Политех» тулай торагына Украина беспилотнигы һөҗүменнән зыян күргән студентларның исемлеге чыкты.

14 кеше зыян күргән, шуларның тугызы – чит ил кешеләре. Исемлектә барысы да яшьләр: 16-25 яшьлекләр. 5 кеше – Россиядән, аларга 16-20 яшь. Алар арасында татарларда кушыла торган Илмир исеме дә бар. Бу студентларның берсе җәрәхәтләнгән, бер егетнең сөяге сынган булырга мөмкин, калганнарының тәнендә бәрелгән урыннары бар.

Кыргызстан килгән бер егетнең баш мие селкенгән.

Калган 7 кеше – чит илләрдән. Шри-Ланкадан килгән 19 яшьлек студентның күкрәк өлеше бәрелгән. Нигериядән килгән 20 яшьлек студентның баш мие селкенгән. Африка илләре – Руанда, Конго, Зимбабве, Көньяк Судан, Кения студентлары җитди җәрәхәтләр алмаган. Аларның берсендә генә җәрәхәт бар, барысының да күкрәк өлешендә күгәргән урыннары бар, дип хәбәр итә Мэш.

Зыян күрүчеләрнең 6сы стационарда, калганнары — өйләрендә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова.

Татарстанда нефть эшкәртү заводына һөҗүм итәргә тырышкан беренче пилотсыз очкычны иртәнге сәгать 3:10да Саранск күгендә күреп алганнар. 4:20 сәгатьтә ул Түбән Кама заводының сәнәгать зонасында җиргә төшеп киткән. Бу дрон-камикадзенең кыйпылчыклары кислород тутырылган торбага эләккән. Хәвеф предприятие эшенә тәэсир итмәде.

Биш метрлы икенче БПЛА «Алабуга Политех»ның ике катлы тулай торагына якынлашканда шартлаган.

Өченче пилотсыз аппарат тулай торак диварына бәрелде. Берничә корпусның фасадларына ярчыклар эләкте. Дрон-камикадзе алып килгән ике боеприпас шартламаган.

Кичә Татарстан предприятиеләренә барлыгы 4 пилотсыз аппарат һөҗүм итте. Аларның 2се «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә төште, ә тагын икесе Түбән Камадагы ТАНЕКО заводына һөҗүм итәргә тиеш булган. Әмма ТАНЕКОга юнәлтелгән дроннарның берсе металл саклагыч тросларга эләккән. Аның хәрби частьләре шартламаган, дип яза «База» телеграм-каналы.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.