Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:07, 03.04.2024

Зөлфирә Шәйдуллина дәшми кала алмаган: «Бөтен әйбердән гаеп эзлиләр! Бөтен!»

Зөлфирә Шәйдуллина яңа җырлар яздырып, аларны тизрәк халыкка ишеттерәсе килүе хакында сторис яздырган булган. Тик җырчының хейтерлары да «йоклап ятмый» – шунда ук гаепли башлаганнар.

«Сез, гомумән, нинди планетада яшисез, артистлар? Сугыш бара, көн саен кемнеңдер балалары, әтиләре үлә, шартлаулар, терактлар. Ә сез концертлар турында уйлыйсыз. Ә берәр нәрсә булса, кем гаепле булачак? Дәүләтме? Уяныгыз инде, зинһар өчен», – дип язып калдырганнар аңа.

Күрәсең, мондый комментарийлар белән җырчының үзәгенә үткәннәр. Бу юлы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова җавапсыз калмаска булган.

«Менә шуның аркасында бернинди сторислар төшерәсе килми минем. Бөтен әйбердән гаеп эзлиләр, бөтен! Дөньядагы барлык булган проблемаларга, әйтерсең, бары тик шушы мескен артистлар гаепле. Туйдым!

Безнең эш күңел ачу урыны гына түгел. Җиңел карамавыгызны сорыйм. Артист – профессия. Калган барлык профессияләрдән бернинди кимчелеге дә, өстенлеге дә юк. Без барыбыз да кешеләр. Шуны да онытмасак иде.

Бу язган өчен дә «ашаячаклар». Булсын. Миңа да әйткән бөтен сүзгә дәшми, елмаеп торырга димәгән», – дип, күңелендәгесен язып калдырган җырчы.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.