Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:26, 03.04.2024

Express: НАТО белән Россия сугышында Финляндиянең Ивало шәһәре «кайнар нокта» була ала

Британиянең «Express» басмасы Россия чигеннән берничә дистә километр ераклыкта урнашкан Финляндиянең Ивало шәһәрчеген НАТОның Мәскәү белән сугышы очрагында потенциаль «кайнар нокта» дип атады. Бу хакта РИА Новости яза.

«Финляндия белән Россия чигендәге Ивало шәһәре сугышка әзерләнә», – дип яза Британия басмасы.

НАТОның әлеге шәһәрдән ерак булмаган хәрби базасын «Арктик Спарта» дип атаганнар. Бу – Россия чикләренә иң якын Америка хәрби базаларының берсе. Шундый базалар тагын Латвия, Норвегия һәм Эстониядә бар, диелә язмада.

Басма раславынча, Төньяк Атлантик альянс Мәскәү белән сугыша башласа, бу урын хәрби хәрәкәтләр үзәге була ала.

Россиядә НАТОның Мәскәүгә карата агрессив курс алып баруын күп тапкырлар билгеләп үттеләр. Хәрби блок постсовет киңлегенә экспансиягә һәм конфронтациягә юнәлдерелгән. Президент матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Төньяк Атлантик альянсның мондый сәясәте төбәккә иминлек китерә алмый.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин Россиянең Европа яки НАТО илләре белән сугышырга җыенмавын белдергән иде.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.