Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 03.04.2024

Укытучы хатыны исән килеш туган баласын кар көртенә күмеп куйган

Свердловск өлкәсендә яшәүче хатын яңа туган баласын карга күмеп куйган. Хәзер аны хөкем итәчәкләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

28 яшьлек Татьяна йөкле булуын иреннән яшереп йөргән. Аның ире мәктәптә укытучы булып эшли. Бу гаиләдә 3 яшьлек кыз һәм 5 яшьлек малай үсә.

2023 елның 20 декабрендә Свободный бистәсендә Татьяна иртән бала тудыра һәм сабыйны мунча артында кар көртенә күмеп куя. Бу көнне иртән ул иренә, билем авырта, дип зарлана.

«Ул яңа туган баласын тугач ук үтерергә маташа – көрәк белән кар көртенә күмеп куя. Бу хатын минус температурада һәм һава булмагач, кар көртенә күмеп куелган малай һәлак булачагын аңлап эш итә», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Яңа туган сабыйны Татьянаның кайнатасы коткара. Ул Татьянаны бакчада күреп ала, ни булганын белешергә килә. Шуннан ул бала тууын ачыклый.

«Участковый баланы эзләп табу чараларын күрә, «ашыгыч ярдәм» чакыра, алар балага тиешле ярдәм күрсәтә һәм сабыйны хастаханәгә алып китәләр», – дип сөйләгәннәр Свердловск өлкәсе прокуратурасында.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Прокуратура гаепләү карарын раслаган, хәзер эшне судка тапшырганнар. Бу хатынны 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.