Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 02.04.2024

Башкорт хуҗабикәсе: «Узган елгы гаугадан соң миңа БСТга юл ябык икән»

Узган елның көзендә халык «Башкорт хуҗабикәсе» буларак белгән блогер Миләүшә Шәйхисламова БСТ журналисты Рита Өметбаева белән конфликтка кергән иде. Рита Өметбаева блогерның бер вайнын тәнкыйтьләп чыкты, аның әлеге постын башкалар да алып куйды. Блогерны үзен «башкорт» дип атап, исерткеч эчемлекләр кулланып, башкача түбән зәвыклы видеолар төшерүдә гаепләделәр.

Миләүшә исә, елый-елый, башкорт массакүләм мәгълүмат чараларының үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр итте. Үзенә һәм гаиләсенә янаучылар булуын да әйтте.

Шактый күп вакыт узганнан соң, блогер бу вакыйганы янә искә алган. Аның сүзләренчә, шул гауга нәтиҗәсендә, аңа хәзер БСТ телеканалына юллар ябык.

«Миңа бу хакта кем сөйләгәнен әйтмим. Ул кеше телевидениегә барган да: «Минем бер видеом бар, акчасын түлим», – дип, реклама буларак, шул видеоны чыгарырга тәкъдим иткән. Видеода минем дә төшүемне әйткән.

Аңа: «Юк. «Башкорт хуҗабикәсе»нә телевидениегә керү тыела, проблемалар булачак», – дигәннәр.

Мин шокта. Хәтерегездәме, бер журналист белән гауга булган иде бит безнең. Шуннан соң миңа БСТга керү тыела икән. Белмим, дөрестерме, тикшерелгән мәгълүмат түгел», – дигән блогер.

Источник: Intertat
просмотров: 86

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.