Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:24, 02.04.2024

Уфада югалган үсмер малайларның берсенең итеге табылган: әнисе улын урланган дип уйлый

Уфада 30 марттан бирле ике малайны – 13 яшьлек Павел Паличев белән 14 яшьлек Дамир Адигамовны эзлиләр. newsbash.ru хәбәр итүенчә, Агыйделдә сыңар итек табылган. Аны малайларның берсенеке дип уйлыйлар.

Ике дус Уфаның 6нчы пристане янындагы урманга һава суларга чыгып китә һәм аннан соң аларны күргән кеше юк. 31 мартта елга ярында аларның мәктәп рюкзаклары табыла. Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача. Хәзер малайларны йөзләгән волонтер, полиция, кинологлар эзли. Һавага дроннар күтәргәннәр.

Итекләр табылганнан соң шул урында водолазлар китерергә уйлыйлар, дип яза newsbash.ru.

Малайларның әти-әнисе уллары исән табылыр дип өметләнә.

Дамирның әнисе Гүзәл улының качып китүен инкяр итә. Ул улы белән бернинди дә конфликт булмаганын, улының серләре белән уртаклашып торуын сөйләгән. Дамир беркайчан да борчымады дигән ул.

Дамир белән Павел бергә укыганнар, аерылмас дус булганнар, төрле мәктәпләргә күчкәч тә аралашканнар. Алар туризм белән кызыксынган, шуңа да аларның адашу версиясе дә каралмый. Бүлмәләрендә дөнья картасы, тематик обойлар булган, туристик экипировкалары да булган. Алар спорт ориентировкасы буенча ярышларда катнашкан, күп кенә шәһәрләрдә булган, бергә табигатькә чыккан.

Водолазлар рюкзак табылган урыннарны да тикшергән, әмма малайларның мәетләре табылмаган.

Гүзәл фикеренчә, малайларны кемдер тоткарлап тора. Ул улын эзләгән һәркемгә рәхмәтен белдергән.
Павелның әнисе дә шул ук фикерне әйткән. «Балаларны эзләгән чакта биштәрнең агачта эленеп торганын күрдек, аларга беркем дә тимәгән. Сукмакта зур булмган чокыр, анда утынчыклар ята иде. Бәлки алар утын артыннан киткән чакта нидер булгандыр», – дигән ул. Аның сүзләрен «Башкортостан» гәзите китерә.

Ул көн буе улын эзли, өенә кайтып берничә генә сәгать эзли дә кире эзләүгә чыга.

Малайлар турында мәгълүматы булганнарга 8-800-700-54-52 яки 112 номеры белән шалтырату сорала.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.