Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:24, 02.04.2024

Дума депутаты Андрей Картаполов дроннар һөҗүме кайчан тәмамланачагын әйтте

Бүген иртән Алабуга ирекле икътисади зонасына һәм Түбән Каманың «Танеко» нефть эшкәртү заводына дроннар һөҗүме булды. 12 кеше яраланган, алар арасында 17 яшьлек студентлар да, чит ил гражданнары да бар. Украина бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов Алабугага дроннар һөҗүме турында фикерен әйтте.

Аның фикеренчә, «Алабуга»га һөҗүм Украинаның террор алымын куллануын күрсәтүче дәлил. «Мондый һөҗүмнәрнең азрак булуы өчен җаваплы безнең структуралар моны аңларга тиеш», диде ул.

«Пилотсыз очкычлар белән башбаштаклык Киевне алгач тукталачак. Әлегә бу террористик хыянәтчел гамәлләрне көндәлек режимда кире кагуны дәвам итәбез. Без бик кабәхәт дошман белән эш итәбез. Алар традицион ысуллар белән сугышмый. Алар арттан сугарга ияләнгән. Ягъни, террор һөҗүмнәр дәвам итә. Алабугага һөҗүм нәрсә ул? Бу бит хәрби яки сәнәгать объектына һөҗүм түгел. Бу гадәти кешеләр яшәгән тулай торакка һөҗүм. Без моны ачык аңларга тиеш. Гадәти кораллы дошманга караганда террорчыларга каршы көрәшү һәрвакыт авыррак. Әмма без башкарып чыгачакбыз. Алгы чиктә корал белән көрәшкән безнең егетләр һәм безнең күгебезнең сагында булган иптәшләр барысын да эшли».

«Алабуга Политех» тулай торагына «Аэропракт А-22» самолеты һөҗүм иткән дип фаразлана.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.